Россия ФМБА 165нче номерлы ҮМСЧ ФДССО башлыгы Н.Л.Бондаренко һәм килгән белгечләр катнашуында «Профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОның җирлегендә баш табиб М.Р.Гатауллин эш киңәшмшсен уздырды, аларның эш графиклары, эш оештыру буенча чаралар һ.б. турында фикер алыштырылды. Шулай ук бергәләп үзара йогынты ясау алгоритмын эшләп үткәрү белән ике BIOBOX изоляция ясаучы камераның эшен башлап җибәрүе уздырылды.
Республика клиник хастаханәсенә «OptoAcoustic» (яман шешне диагностикалау һәм дәвалау өләкәләрендә клиник куллану өчен оптоакустик системалар) вәкилләре Александр Ораевский һәм АНК компаниясе директоры Юрий Бродниковский килеп киттеләр. Кунакларны РКХнең баш табибының беренче урынбасары М.М.Миннуллин башлыгында клиниканың җитәкчеләре, шулай ук диагностика һәм хирургия бүлекләренең мөдирләре каршыладылар.
Татарстан Республикасы Мәҗбури медицина иминияте территориаль фондының рәсми мәгълүматы буенча страховой медицина ешмаларына һәм территориаль фондына халык шикаятьләренең саны 2014 елда 2 тапкырга кимеде. Фондта билгеләгәнчә, шикаятьләрнең иң зур саны медицина ярдәмен оештыруга туры килә. Шулай ук күрсәтелгән медицина ярдәменең сыйфаты һәм ала алырлыгы белән хаклык канәгатьләнгәнлегенең ел саен була торган үсүе күзәтелә. Сорашып чыккан 34 мең шәһәрдә һәм республика районнарында яшәүче арасында 65% күрсәтелгән медицина ярдәме белән тулысынча канәгатьләнгән.
Татарстан хастаханәләрендә һәм сырхауханәләрендә «Үз хокукларыңны бел» дигән акцияләр циклы башланды. Беренче чара Казан шәһ. «Спасение» сырхауханәсендә узды. Акция максаты – мәҗбури медицина иминияте системасында гражданнарның хокуклары турында белдерү.