Конференция сөт бизенең яман шешен диагностикалау һәм дәвалау өлкәсендә яңа уңышларга багышланачак. Аның чикләрендә Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Казаннан әйдәүче белгечләр, онкологлар докладлар белән чыгыш ясаячаклар. Конференциядә Идел буе федераль округы регионнарыннан 130дан артык табиб катнашачак.
Бүген «Татнефть-Арена» спорт сараенда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының инициативасы буенча «Татнефть-Арена» бинасының түшәм каплавының өлешчә җимерелүенең медик-санитар нәтиҗәләрен бетерүне оештыру» дигән тактик-махсус күнегүләр узды.
Наркотикларга каршы айлыкны уздыру чикләрендә табиб-нарколог Шмелева А.А. медицина профилактикасы кабинетының мөдире Мурадымова Л.И. белән бергә Азнакай районында «Берёзка», «Орлёнок», «Солнышко» балалар сәламәтләндерү лагерьләренә чыгулар уздырдылар. Балаларга «Сәламәт яшәү рәвеше», «Дөрес ашау турында», «Зарарлы гадәтләр турында», «Спорт белән шөгыльләнү турында» темаларына лекцияләр укылды.