Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсе «РФнең иң яхшы сәламәтлек саклау учреждениеләре – 2018» милли конкурсының лауреаты булды. Иң яхшы сәламәтлек саклау учреждениесен россиялеләр үзләре сайладылар.
Республика фәнни-гамәли «Татарстан Республикасында иммунопрофилактиканың актуаль мәсьәләләре 2019» конференциясе БРКХ җирлегендә узды. Белгечләр иммунопрофилактикага кагылышлы мәсьәләләр буенча тәҗрибә уртаклашу һәм фикер алышу өчен очраштылар.
Кама балалар медицина үзәгендә «КБМҮ» ДАССУ бүлекләрендә хезмәтне саклауны тикшереп тору буенча иң яхшы бүлек» конкурсы узды.
Конкурс 3 этапта узды: урыннарда аудит, «Хезмәтне саклау үз күзләрегез белән» темасына презентация яки фильм әзерләү һәм хезмәтне саклау буенча сорауларга җаваплар. Конкурс йомгакларын хезмәтне саклау хезмәте һәм КБМҮнең профкомы ясадылар.
«Сәламәт бул – 2019» Бөтенроссия акциясе чикләрендә Лениногорск шәһәрендә 2нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өчен сәламәт яшәү рәвешенең нигезләре буенча ачык дәрес узды.
«Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау мәктәбе» Казан шәһәре Совет районының Өченче буын университеты тыңлаучылары өчен узды. Чараны оештыручылар – «Портавита Хелс» ҖЧҖ, «Зәнгәр тасма» инсульт белән авыручыларга ярдәм фонды һәм Өченче буын университеты.
«Сәламәтлек-2019» Республика спартакиадасы чикләрендә традицион зона ярышлары 25 апрельдә узды. Быел спорт бәйрәме Минзәлә шәһәрендә узды. Чарада биш сәламәтлек саклау учреждениесе командалары катнашты: Актаныш, Сарман, Мөслим, Минзәлә, Ютазы ҮРХләренең.
Язгы-җәйге чорда күп кенә кешеләр чәчәк атучы үсемлекләрнең серкәсенә нык сизгерлектән җәфа чигә. Бу аллергия төре поллиноз дип атала. Гаҗәп, ләкин шәһәрлеләр бу күренешкә барыннан да күбрәк дучар,. Поллиноз балаларда да була. Түбән Кама шәһ. перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсенең табибы-аллергологы Галина Вәлитова бу чорда баланың торышын ничек җиңеләйтү һәм күңелсез авырудан коткару булуы турында сөйләде.
«Азино» балалар сырхауханәсендә БРКХ белгечләре ата-аналар өчен вакцинация мәсьәләләре буенча семинар оештырдылар. Бүген прививкалар безнең тормышка куркыныч йогышлы авыруларны профилактикалауның югары нәтиҗәле чарасы буларак нык керде инде. Йогышлы авыруларның начар нәтиҗәләре өзлегүләр яисә хәтта үлү очраклары төрендә булалар.
Республика медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре Казан федераль университеты клиникасының, Республика онкология диспансерының һәм Республика наркология диспансерының медицина хезмәткәрләре белән бергә Казан фәнни-тикшеренү технология университетының (КНИТУ-КХТИ) 1 курс студентлары өчен чираттагы ел саен була торган профилактик видеолекторийлар уздырдылар. Чаралар чикләрендә Республика медицина профилактикасы үзәге чыгарган видеофильмнар күрсәтү белән рациональ туклану нигезләре, күрү органнары авыруларын профилактикалау, тәмәке тартуның зыяны, ВИЧ-инфекцияне профилактикалау турында лекцияләр укылды. Видеолекторий тәмамланганнан соң студентларга табиб-белгечләр (офтальмолог, диетолог, гигиена тәрбиясе буенча табиб һ.б.) тарафыннан шәхси консультацияләр оештырылды, тематик белешмәлекләр һәм буклетлар таратылды.
Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнен билгели. «ТКҮРМХ» ДАССУдә, инде килеп туган традиция буенча, #ЧитаемТукая хештегы астында видео флешмоб җибәрелде. Атна дәвамында Түбән Кама хастаханәсе хезмәткәрләре һәм аларның балалары шагыйрьнең әсәрләрен татар һәм рус телләрендә укыдылар, шулай ук җырлар җырладылар һәм курайда уйнадылар. ТКҮРМХ коллективы шагыйрьгә аерым мөнәсәбәт, хастаханә территориясендә Габдулла Тукайга һәйкәл тора. Шуңа да коллектив йөрәкләрендә, аның иҗаты аерым урын алып тора, дип кыю рәвештә әйтергә була.