Республика фәнни-гамәли «Татарстан Республикасында иммунопрофилактиканың актуаль мәсьәләләре 2019» конференциясе БРКХ җирлегендә узды. Белгечләр иммунопрофилактикага кагылышлы мәсьәләләр буенча тәҗрибә уртаклашу һәм фикер алышу өчен очраштылар.
Форум эшендә Россия регионнарыннан һәм Татарстанның барлык районнарыннан 200дән артык белгеч катнашты. Катнашучылар танылган Россия белгечләренең менингококк йогышы һәм аның вакцинопрофилактикасы мөмкинлекләре, катнаш вакциналарның өстенлекләре – иммунопрофилактиканың яңа мөмкинлекләре һәм башкалар кебек актуаль темаларга чыгышларын тыңладылар.