Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсе «РФнең иң яхшы сәламәтлек саклау учреждениеләре – 2018» милли конкурсының лауреаты булды. Иң яхшы сәламәтлек саклау учреждениесен россиялеләр үзләре сайладылар. Дәүләт һәм муниципаль сәламәтлек саклау учреждениеләре күрсәтә торган медицина хезмәтләренең сыйфатын бәяләү өчен берничә ай дәвамында илнең эре шәһәрләрендә социаль статистика фәнни-тикшеренү институты тарафыннан халык фикерен сораштыру үткәрелде. Сораштырулар ачык анкета формасында, даруханәләрдә, шәхси медицина үзәкләрендә, шулай ук шәһәрнең кеше күп йөри торган урамнарында һәм сәүдә үзәкләрендә уздылар. РФ халкын сораштыру нәтиҗәсендә Түбән Кама шәһәренең ПҮ белән БШХ иң күп уңай бәяләмәләр җыйган.