ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2018 ел
шимбә

Бүген «МЕГА» сәүдә үзәгендә «Казан күкрәк яман шешенә каршы» дигән бишенче юбилей социаль акция узды, анда хатын-кызлар Татарстан Республикасының әйдәп баручы онкологлары–маммологларыннан бушлай консультация уза алдылар. Тантаналы церемониядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм профилактика ярдәме идарәсенең башлыгы Елена Әхмәтҗанова, Казанның Сәламәтлек саклау идарәсенең башлыгы урынбасары Гөлнара Гайфуллина катнаштылар.

Сөт бизенең яман шеше хатын-кызларның барлык онкологик авырулары арасында беренче урында тора. Вакытында I – II стадияләрдә диагностика үткәрелгән яман шеш 90-95 процент очракта дәвалана. Чараның төп бурычы — профилактика өчен ел саен планлы тикшерүләрнең һәм сөт бизе авыруын үз вакытында диагностикалауның кирәклеге турында хатын-кызларга сөйләү.

Бу көнне ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерының маммология һәм реконструктив хирургия бүлегенең мөдире Альберт Гыймранов әлеге онкопатологиянең иртә диагностикасына багышланган лекция үткәрде.

Казанда «Казан күкрәк яман шешенә каршы» дигән коммерциячел булмаган мәгълүмати проект меңләгән  хатын-кызларны җыеп, ел саен үткәрелә. Дүрт ел эчендә Республика клиник онкология диспансеры ярдәме белән 3200дән артык хатын-кыз консультация узды. 2014 елда сөт бизе яман шешенең бер очрагы, 11 хатын-кыз мастопатия белән, фиброаденоманың бер очрагы ачыкланды. 2015 елда — сөт бизе яман шешенең 11 очрагы, өч мастопатия, фиброаденоманың җиде очрагы. 2016 елда сөт бизе яман шешенең 11 очрагы, 13 фиброз һәм мастопатия ачыкланды.

Яр Чаллы шәһ. «АМЯХ»дә «Инсультлы практикум» Республика семинар-киңәшмәсе узды.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы районнарыннан 70тән артык белгеч катнашты: табиблар-неврологлар, табиблар-физиотерапевтлар, ДФК табиблары, ДФК инструкторлары.

Семинарның программасы кысаларында районнардан булган белгечләр өчен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече-нейрохирургы, «КДМУ» неврология һәм нейрохирургия кафедрасының мөдире, профессор Валерий Данилов һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече-ангионеврологы, «КДМУ» неврология һәм нейрохирургия кафедрасының профессоры Динә Хәсәнова чыгыш ясадылар.

Семинар-киңәшмә кысаларында төрле проблемалар буенча лекцияләр укылды һәм түгәрәк өстәлләр уздырылды. Пленар киңәшмәдә инсульт белән авыручыларда икенчел профилактика мәсьәләләре, инсультның кискен чорында пациентларны хирургик дәвалау,  ишемик инсультның реперфузион терапиясе буенча докладлар тәкъдим ителде.

 

 

Сәламәтлек саклауда инновацион технологияләрне куллану медицина ярдәме күрсәтүнең нәтиҗәлеген арттыра! буенча укыту узды. Укытуны «IMF неонатология өчен инфузион системалар» менеджеры Лорета Дейнеко-Миллутат җитәкчелегендә Германия һәм Россия вәкилләре үткәрделәр.

Укытуларда бүлек мөдире М. Г. Фәттахов, акушерлык физиология бүлегенең мөдире С. В. Гобәйдуллина, эпидемиология бүлегенең мөдире Н.Е.Когуашвили, перинаталь үзәкнең баш акушеры З. Р. Әхмәтшин, бүлекнең өлкән шәфкать туташы С. Е. Иванов һәм яңа туган балалар реанимациясе һәм интенсив терапия бүлегенең шәфкать туташлары катнаштылар.

Сәламәтлек саклауда инновацион технологияләрне куллану медицина ярдәме күрсәтүнең нәтиҗәлеген арттыра!


8
июнь, 2018 ел
җомга

Казанда «Корсак куышлыгы органнарының кичектергесез хирургиясе – хәзерге заманның көнүзәк чакырулары һәм госпитальгә кадәрге һәм госпиталь этапларында аларны нәтиҗәле җиңү юллары» россия хирурглар җәмгыятенең һәм россия ашыгыч медицина ярдәме җәмгыятенең мәктәбе» дигән регионара фәнни-гамәли конференция уза. Конференцияне ачу ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары И. Р. Фатыйховка бирелде.


7
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Казанда «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2018» Республика конкурсына йомгак ясадылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бүләкләү тантанасын Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков ачты. «Республика «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2018» конкурсы 11 ел үткәрелүе эчендә тармак өчен искиткеч матур бәйрәмгә әйләнде. Мин ышанам, барыбыз бергә, бердәм команда булып, без намус белән алдыбызга куелган бурычларны үтәячәкбез һәм максатларга ирешәчәкбез. Хөрмәтле коллегалар, сезне котларга рөхсәт итегез! Сезгә сәламәтлек, уңышлар, яхшы кәеф, көч-куәт телим, пациентлар сезгә әйтсеннәр: “Рәхмәт сезгә, доктор”»  –  дип, ул билгеләде.


6
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2018» Республика конкурсының номинантлары белән очрашуы узды. Министр номинантларны сәламләп, аларның барысы да инде җиңүчеләр дип билгеләде. Ул барысын да җиңүләре белән котлады һәм киләчәктәге уңышлар теләде.

Республика клиник хастаханәсенең табиблары травматологлары-ортопедлары озын, көпшәсыман сөякләрнең сынуларын дәвалау өчен сөяк-ми каналында урнашкан сынган интрамедуляр үзәкнең фрагментларын аз җәрәхәтле бетерүнең ысулына патент эшләп чыгардылар.

20 июньдә Әлмәт онкологик диспансерында Пациент мәктәбе узачак, аның кысаларында табиблар-хирурглар аналык бизенең яман шешен дәвалауның яңа алымнары, шулай ук тернәкләндерү һәм психологик булышлык күрсәтү турында сөйләячәкләр.

Июнь башында Арчада әйдәүче табиблар пульмонологлар, аллергологлар, терапевтлар сулыш органнарының авыруларын дәвалауның көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Вак-төяк эшләрдән зур бәхет җыела – июнь башында «Апас ҮРХ»  ДАССУнең хезмәткәрләре баш табиб А.А.Алиуллин җитәкчелегендә хәйрия максаты белән «Обсерватория» Балалар туберкулезга каршы шифаханәсенә килеп киттеләр. Апас үзәк район хастаханәсенең бөтен коллективы исеменнән алар шифаханәгә акчалата сертификат тапшырдылар. Шифаханәнең җитәкчелеге игътибарлыклары һәм күрсәткән ярдәмнәре өчен табибларга рәхмәт сүзен белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International