Медицина ярдәмен күрсәтүнең сыфатын яхшырту максаты белән Р.Зорге ур., 25 адресы буенча 1нче номерлы шәһәр сырхауханәсе филиалының 10 участогы «18нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханә» Горки сырхауханәсенә (Х.Мавлютов ур., 2) күчерелә һәм 4 участок 1нче номерлы сырхауханәнең бинасына күчерелә
Энгель Нәсим улы белән саубуллашу 1 февральдә 10.00 сәгатьтә КДМУ баш уку корпусында Бутлеров ур., 49 адресы буенча уза.
Мамадыш шәһ. яшәүче, Мамадыш үзәк район хастаханәсенең сырхауханәсенең элекке шәфкать туташы Антонина Семен кызы Герасимова 100-еллык юбилеен билгеләде. Педагогик белемгә ия булып, шәфкать туташы һөнәренә өйрәнеп, Антонина Семен кызы йөрәк кушуы буенча башка сәләт сайлады.
Кама балалар медицина үзәге педиатрия бүлегенең процедуралар кабинетында «батырлык тартмасын» урнаштырдылар. Анда бала күңелгә ятышсыз медицина хәрәкәтләрне чыдаган өчен үзенә бүләк сайлый ала. Уенчык балага юаныч булачак һәм күз яшенә тизрәк кибеп бетергә ярдәм итәчәк
31 гыйнварда, нәкъ ярты гасыр элек, ашыгыч медицина ярдәме станциясе үз эшен башлады. 55 ел элек районда беренче пункт ачылды, ул Төзүчеләр поселогы баракларының берсендә урнашкан иде.
Китапта хәрби шинелләр кигән медиклар, аларның Бөек Ватан сугышы фронтларында авыр һәм фидакарь хезмәтләре турында сөйләнә. Аларга китапның авторы – Волхов елгасыннан башлап Одер елгасына кадәр сугыш юлларын үткән хәрби кыр хирургы да керә. Татьяна Андрей кызы узенең күргәннәре һәм кичергәннәре турында, шул вакыйгаларның шаһитләре һәм катнашучылары булган коллегалары турында яза.
2 февральдә 13.00 сәгатьтә «Татар-информ» МАда Бөтендөнья онкологик авырулар белән көрәшү көненә багышланган матбугат конференциясе үтәчәк. Татарстанда онкологик авырулар саны ситуациясе, мәкерле авыру белән көрәшү һәм аны профилактикалау турында ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, «ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры» ДАССОның баш табибы Илдар Хәйруллин, Казан дәүләт медицина академиясе директоры, РФА член-корреспонденты, онкология, радиология һәм паллиатив медицина кафедрасы мөдире, профессор, м.ф.д. Рөстәм Хәсәнов һәм «ТР ССМ РКОД» медицина булеге буенча баш табиб урынбасары, ТР ССМ паллиатив ярдәм буенча баш штаттан тыш белгече, м.ф.к. Илсур Шаймарданов сөйлиячәкләр.
Татарстанда гражданнарның мәсьәләләре, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», Сәламәтлек саклау министрлыгының бердәм тәүлек буе эшли торган «кайнар линия» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтының «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә интернет- кабул итү бүлмәсе эшли.
Татарстанда «Бердәм рентгенолог» хезмәтен оештыру республиканың иң ерак районнарындагы пациентларның тормышка куркыныч янаган хәлләрендә тәүлек буе эшли торган рентгенологик диагностика хезмәтен оештыруны оптимальләштерде һәм табибның-рентгенологның вакытлы һәм квалификацияле бәяләмәсен алырга мөмкинлек бирде.
31нче гыйнварда Казанга казан офтальмология мәктәбен оештыручы профессор Е.В. Адамюкның токымнары киләчәкләр. Делегация Австриядән киләчәк. Делегация визиты чикләрендә «Казан медицина тарихында профессор Е.В. Адамюкның мирасы» дигән түгәрәк өстәл узачак. Чарада Казан дәүләт медицина университетының ректоры, профессор Алексей Созинов, ТР баш офтальмологы, «ТР ССМ РКОБ» ДАССУ баш табибы Айдар Әмиров, КДМУ офтальмология кафедрасы мөдире, профессор, м.ф.д. Александр Самойлов катнашачаклар.