Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов Төркия Медицина фәннәре университетының делегациясе белән очрашты

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Казанда эш визиты белән Медицина фәннәре университетының делегациясе (Истанбул шәһ., Төркия) килде. Делегация составында Медицина фәннәре университетының тышкы элемтәләр буенча проректоры, доктор Садреттин Пенче, Медицина фәннәре университетының Евразия сәламәтлек һәм социаль фәннәр үзәге директоры Айнур Фейзиоглу, Медицина фәннәре университетының Азия-Тын океан сәламәтлек һәм социаль фәннәр үзәге директоры Магфирет Абдувели, Медицина фәннәре университетының биохимия кафедрасы хезмәткәре Пенче Халиме Ханым, Медицина фәннәре университетының симуляцион үзәге директоры Сарачоглу Кемал Толга булдылар.

Башкала кунаклары программасында Казанның әйдәп баручы медицина инжиниринг үзәкләренә һәм республиканың университетларына бару каралган.

Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов делегация белән очрашты. Очрашу барышында яклар Татарстанда белем бирү программаларын тормышка ашыру турында фикер алыштылар һәм  шулай ук үзара аңлашу турында меморандумнар төзү мөмкинлеген карадылар.

«Белем бирү һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге өлкәсендә илләр һәм университетлар арасында мөнәсәбәтләрне ныгытырга рөхсәт итүче нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өметебезне белдерәбез», – дип билгеләп үтте Медицина фәннәре университеты Евразия сәламәтлек һәм социаль фәннәр үзәгенең директоры Айнур Фейзиоглу.

Шуны билгеләргә кирәк, Медицина белемнәре университеты 1903 елда оештырылды. Ул Төркия Республикасында беренче һәм бердәнбер медицина профилендәге югары белем бирүнең дәүләт учреждениесе булып тора. Университетның миссиясе – сәламәтлек саклауның милли системасы таләпләренә һәм халыкара стандартларына җавап бирерлек профессионаллар хәзерләү, медицина өлкәсендә фундаменталь һәм гамәли фәнни тикшеренүләр булдыру, шулай ук халыкка медицина ярдәмен оештыру өчен шартлар тәэмин итүче ватанның технологик базасын оештыру.

Университет халыкара хезмәттәшлектә актив катнаша, шул исәптән югары белем һәм фән өлкәсендә бердәм проект эшчәнлегендә. Аерым алганда, университет Төркия чигеннән тышта филиаллар ачу һәм чит ил партнерлары белән бердәм программаларны тормышка ашыру вәкаләтләренә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International