ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 18нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсенең сырхауханәсенә һәм Регионара клиник-диагностик үзәгенең (РКДҮ) «Г» корпусына капиталь ремонттан соң килеп китте.
Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов казанышларга ирешкән медицина хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышы булды.
2018 елның 29-30 гыйнварында Казан дәүләт медицина университеты нигезендә «Дәвалау эше» һәм «Стоматология» юнәлешләре буенча «Мин профессионал» Олимпиадасының «очный» этабы узачак https://yandex.ru/profi/. Югары уку йортының симуляция үзәкләрендә студентлар үзләренең һөнәри компетенцияләренең югары дәрәҗәсен «очно»(кара-каршы рәвештә) раслый алачаклар.
Калуга өлкәсеннән кунакларның визит максаты – учреждениедә «Татарстан Республикасының Электрон сәламәтлек саклавы» Бердәм дәүләт мәгълүматый системасының эше белән танышу һәм өйрәнү.
Бүген «Студенческая» 4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОда традиция буенча Татьяна көнен билгеләп үттеләр. Бу көнне студентларга тешләрне профилактик тикшерү узаарга һәм стоматолог консультациясен алырга мөмкинлеге булды. Һәр Татьянага бәйрәм хөрмәтенә медиклар лалә чәчәге бәйләмен бүләк иттеләр һәм теш фторлавын уздырдылар. Шулай ук студент-медиклар өчен сырхауханә психологы тренинг-семинар һәм экспресс тестлау үткәрде. Тренинг билгеле бер күнекмәләрне үзләштерүгә һәм катлаулы хәлләрне нәтиҗәле хәл итүгә юнәлгән.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгуның төп куркынычлык факторларының берсе булып артериаль гипертония тора. Артериаль гипертония озак еллар буенча кеше өчен сизелми генә уза. Вакыт узгач, кайвакыт күңел болгану, косу, баш әйләнү, йөрәкнең еш тибеше, күз алдында чебенчекләр әлҗе-мөлҗе килү, йөрәк өлкәсендә авыртулар белән бергә булучы баш авыртулары барлыкка килә алалар.
Бүген туган көнен Бөек Ватан сугышы ветераны, хәрби кыр хирургы Татьяна Андрей кызы Емелина билгели. Ул сугышның авыр мәктәбен узды, башыннан ахырана кадәр сугыш авырлыкларын кичерде, йөзләп совет сугышчыларын үлемән коткарды. Ленинград, Курск дугасында сугышларда, Украинаны, Молдавияне, Польшаны һәм Германияне азат итүдә катнашты. Сугыштан соң үз тормышын баларга һәм аналарга медицина ярдәмен күрсәтүгә багышлады. 12 ел Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары вазыйфасын башкарды.
Сулыш әгъзалары авырулары профилактикасы бунча ун көнлеккә туры китерелгән «Иркен сула» дигән акция Мәскәү дәүләт икътисадый институтның Түбән Кама филиалында узды.
Бүген «Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе» ДАССОның 2нче номерлы сырхауханәсендә «Баш эйләнү: дифференциаль диагностика, дәвалау» дигән лекция узды. Казан дәүләт медицина академиясенең неврология һәм мануаль терапия кафедрасы профессоры, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече-неврологы, м.ф.д., Радий Герман улы Есин терапевтларга, неврологларга һәм башка белгечләргә сәбәпләр, диагностика алымнары һәм дәвалау турында сөйләде.