Казанның Урицкий исемендәге паркында Бөтендөнья Паркинсон авыруы белән көрәш көненә багышланган акция узачак

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

2018 елның 11 апрелендә  15.00 сәгатьтә Урицкий исемендәге паркта, «Мәскәү» СКҮ территориясендә (Академик Королев ур., 47) Бөтендөнья Паркинсон авыруы белән көрәш көненә багышланган акция узачак. Акция кысаларында Паркинсон авыруы вакытында дәвалау нәтиҗәлегенә ия булучы бию-терапия һәм скандинавия йөреше буенча мастер-класс узачак. Килгәннәргә реабилитацияләүнең хәзерге заман алымнары турында сөйләячәкләр. Акциядә катнашучылар үз чиратында медикларга сораулар бирә алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International