Университет җитәкчелеге бөтен медицина университетында кабул итү һәм укыту кагыйдәләре белән бәйле, мәктәп укучыларын һәм аларның ата-аналарын кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк. Шулай ук абитуриентлар югары уку йорты факультетларының деканнары белән таныша алачаклар. Кунаклар КДМУның Тарих музеена, фәнни китапханәгә, Практик осталыклар үзәгенә, стоматология сырхауханәсенә һәм башка күп урыннарга килеп китә алачаклар.