Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Федераль собраниесенең Дәүләт дума Комитетының «түгәрәк өстәлен» уздыру чикләрендә Республика клиник хастаханәсенә Комитет вәкилләре –«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәясәт партиясенең Фракциясе комитеты рәисенең беренче урынбасары Ольга Владимир кызы Окунева һәм комитет әгъзасы Валентина Михаил кызы Миронова килеп киттеләр.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Кан хезмәтенең 85-еллыгына багышланган V фәнни-гамәли «XXI гасыр трансфузиологиясе. Көчле зур кан югалту. Нәтиҗәле практикалар» дигән конференция узды. Конференцияне Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов ачты. Республика сәламәтлек саклау министры исеменнән һәм үзеннән кунакларны сәламләп, Илдар Фатыйхов хезмәтнең мөһим вакыйгаларына тукталды.
Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көненә багышланган чаралар чикләрендә бөтен республика буенча төрле масса-күләм акцияләр, спорт чаралары, профилактик аудио- һәм видеороликларны күрсәтү, ачык дәресләр, әсәрләр,рәсемнәр конкурслары, белем бирү ошмаларында һәм хезмәт коллективларында ВИЧ-йогышны профилактикалау буенча һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча лекцияләр узачак. Түбән Кама Бөтенроссия «Стоп ВИЧ/СПИД» акциясенә кушылды. Үзәк район күп профильле хастаханә җирлегендә лекцияләр һәм шәһәрдә торучы кешеләрне анкеталаштыру узачак. 1 декабрьдә 2нче номерлы сырхауханәдә (Строителләр ур., 10Д адресы буенча) 10.00 сәг. башлап 12.00 сәг. кадәр бөтен теләүчеләр түләүсез ВИЧ-йогышы булуына экспресс-тест үтә алалар.
«Һәр кешегә кагыла» номинациясендә – «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм алар белән көрәшү үзәге» ДАССОна «Конфедерацияләрнең ФИФА Кубогы. Җиңү өчен тест. Test to win» проекты өчен беренче урын бирелде.
Казан медицина көллиятендә «Яшь профессионаллар» (Worldskills Russia) региональ чемпионатының йомгакларын ясадылар. Тантаналы бүләкләүдә Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашты.
1 декабрьдә Татарстан Республикасы баш каласында Х Бөтенроссия Кан хезмәтенең форумы булачак. Анда 2017 елда үсеш буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыруга йомгаклар ясаячаклар.
Акция программасына мәктәп укучыларының спорт чыгышлары, кунакларның чыгышлары һәм уртак зарядка керделәр. Мәктәпкә видеомонитор һәм сәламәтлек саклау, авыруларны профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешенең, дөрес ашауның һәм хәрәкәтнең өстенлекләре турында файдалы мәгълүматны үз эчләренә алган видеороликларның махсус сайланышын бүләкләделәр.
2017 елның 1 декабрендә Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә (Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Оренбургский тракт ур., 138, 9нчы блок) өзлексез медицина белем бирү проекты чикләрендә белем бирү кредитларны язып кую белән Хирургларның Россия җәмгыятенең Бөтенроссия «Көчле перитонит, абдоминаль сепсис хирургиясе» дигән мәктәп булачак. Мәктәптә «А.В.Вишневский исемендәге Хирургия институты» ФДБУ директоры, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штатан тыш белгече хирургы, РФА академигы, медицина фәннәре докторы, профессор А.Ш. Ревишвили он-лайн катнашачак. Чара 11.00 сәг. башлана.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Корпоратив университының хезмәткәрләре пациентлардан интервью алдылар, төркем үзара тәэсир итешү өлкәләрендә мәсьәлә зоналарын ачыклау максаты белән хезмәткәрләрне анкеталаштырдылар, кадрлар бүлекчәләренең җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен «Компетенцияләр моделен кертү» дигән тренинг уздырдылар. Анда проект презентациясе күрсәтелде, аның максатлары һәм гамәлгә ашыру юллары яңгырадылар. Программа максаты – Татарстан Республикасы медицина белгечләрендә югары сыйфатлы пациентка юнәлдерелгән ярдәм күрсәтү өчен кирәкле белемнәрнең, компетенцияләрнең һәм мәдәниятнең яңа дәрәҗәсен формалаштыру.
Интеллектуаль милек буенча Федераль хезмәт (Роспатент) Республика клиник хастаханә хезмәткәрләре эшләп чыгарган уйлап табуга патент бирде. Уйлап табу максаты ликворрея үсеше төрендә операциядән соң цзлегүләр рискын киметүдә тора. Яңа уйлап табуның авторлары – 1нче номерлы нейрохирургия бүлегенең мөдире Т.А. Бикмуллин һәм югары категорияле табиб-нейрохирург Э.Р. Барыйев. Уйлап табу нейрохирургиягә бәйләнешле һәм Арнольд-Киари аномалиясе белән авыручыларны дәвалау өчен билгеләнгән.