Татарстан Вице-премьеры Васил Шәйхраҗиев сәламәт яшәү рәвеше пропагандалау һәм Вич-йогышы профилактикасы буенча «Җиңү өчен тест. Test to win» проектын оештыручылары һәм волонтерлары белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте йортында узды.
Бүген Мәскәүдә Х Бөтенроссия фәнни-гамәли «Медицина һәм сыйфат-2017» конференциясендә «Медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы өчен» еллык премиясенең җиңүчеләрен игълан иттеләр. Балалар республика клиник хастаханәсе «Медицина оешмасы – медицина эшчәнлегенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүдә лидер» номинациясендә җиңүче булды.
Казанда Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia)-2017 региональ чемпионатының төп этабы узды. Чара алты төп ярыш мәйданчыкта узды. Мәйданчыкларның берсе – Казан медицина көллияте, анда сынаулар дүрт дисциплина буенча үтте: «Медицина һәм социаль карау», «Лаборатор медицина анализы», «Фармацевтика», «Ортопедик стоматология».
Чистай үзәк район хастаханәсендә чикләнгән мөмкинлекләре белән балалар өчен «Йөрәктән йөрәккә» бәйрәм узды. Ел саен хастаханәнең балалар сырхауханәсендә Инвалидларның ун көнлеге чикләрендә конкурслар, тамашалар белән Чистайда яшь торучыларның күңелләрен ачалар, бүләкләр белән шатландыралар.
2017 елның 27 ноябреннән башлап 3 декабренә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7821 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1105 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6220– төрле авыруларга, шул санда 169 инсультка һәм 52 инфаркта туры килде.
«Бердәм Россия» партиясе Генераль советының сәркәтип вазыйфасын башкаручы, Россия Федерациясе Федераль собраниесенең Федерация советы рәисе урынбасары Андрей Турчак «Сәламәтлек – балаларга» федераль пратия проекты чикләрендә эшләүче РКХ перинаталь үзәгенең эше белән танышты.
Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә Россия хирурглар җәмгыятенең Бөтенроссия «Көчле перитонит, абдоминаль сепсис хирургиясе» дигән Хирургия мәктәбе булды.
Бүген Татарстан Республикасы башкаласында Кан хезмәтенең Х Бөтенроссия форумы булды. Анда 2017 елда үсеш буенча чаралар комплексын тормышка ашыру йомгаклары ясалдылар. Форумны Россиянең ФМБА җитәкчесенең урынбасары Максим Забелин, Татарстан Республикасы Президентының ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, шулай ук директор вазыйфасын вакытлыча башкаручы, Россия ФМБАның Кан үзәгенең баш табибы София Голосова, кан хезмәтен оештыру идарәсенең башлыгы Ольга Эйхлер ачтылар.
«Мега» сәүдә үзәгенең үзәк керү янында 50 яшьтән башлап 69 яшькә кадәр ирләр канда простатик үзенчәлекле антигенның (ПСА) дәрәҗәсенә түләүсез тестлауны үтә алачаклар. Шулай ук акция чикләрендә сәүдә үзәгендә теләүчеләр артериаль кан басымын үлчи, терапевт һәм кардиолог консультацияләрен ала алачаклар. Акция 11.00 башлап 14.00 кадәр узачак.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева сүзләре буенча өч ел дәвамында күрсәткечнең кимүе республика муниципаль берәмлекләренең өчтән бересенән артык билгеләнә. Моның турында ул Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көненә багышланган «Татар-информ» МАда пресс-конференциядә хәбәр итте.