Татарстанда гражданнарның сораулары, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатләре» бүлегендә интернет-кабул итү бүлмәсе эшлиләр.
26–27 февральдә «Космос» кунакханәнең конгресс-үзәгендә медицина учреждениеләр һәм клиникалар җитәкчеләре, хакимиятнең дәүләт һәм муниципаль органнары вәкилләре өчен «Сакчыл сырхауханә: чыгымнарны оптимальләштерү һәм нәтиҗәлелекне арттыру» дигән фәнни-гамәли семинар узачак. Семинар программасы «сакчыл процессларны» кертүнең уңышлы практикалары тәҗрибәсен, мәгълүматый системаларын һәм телемедицина технологияләрен исәпкә алып эшләнде, медицина ярдәменең сыйфатын яхшырту буенча бурычларны нәтиҗәле үтәргә мөмкинлек бирүче әзер карарлар җыелмасын алырга мөмкинлек бирәчәк.
Алынган акча Яр Чаллы шәһәренең «Икенче сулыш» дигән Социаль-психологик булышлык үзәгендә яман шешле шәхесләргә булышлыкның инновацион программасын гамәлгә ашыруга тотылачак.
Яңа ел төнендә Казанда 10 бала: дүрт малай һәм алты кыз туды. Курантлар сугу астында беренче булып кыз туды. Бәби авырлыгы – 3150 кг. Ул Казанның РКХнең Перинаталь үзәгендә туды. Яр Чаллыда яңа елда ике бала туды, икесе дә – КБМҮнең Перинаталь үзәгендә.
2018 елның 1нче гыйнварыннан башлап 7нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 9473 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1130 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 7794– төрле авыруларга туры килде, шул санда 190 чакыру – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча һәм 51 инфаркт буенча.
Тиздән без иске календарьның соңгы табагын әйләндерербез һәм 2018 елны каршыларбыз. Һәркайсыбыз туганнардан, якыннардан, танышлардан һәм коллегалардан ишеткән беренче теләкләр санында – ул сәламәтлекне теләү. Әле тирәнтен борынгылыкта кешеләр сәламәтлекне югары тормыш кыйммәтләреннән берсе дип, аннан башка үзен чын-чынлап бәхетле тоярга булмый дип аңладылар.
Республика өчен яңа реанимобильләрне илнең моношәһәрләрен ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре белән тәэмин итү буенча Россия Хөкүмәте программасы буенча сатып алдылар. Программаны РФ Хөкүмәтенең рәис урынбасары Игорь Шувалов җитәкли.
Татарстан Республикасының Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе исеменнән табибларны, шәфкать туташларын, фармацевтларны, администраторларны, санитаркаларны һәм бөтен медицина учреждениеләрнең эшен тәэмин итүчеләрне киләчәк Яңа 2018 ел белән табрик итәбез!
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында рәис Чингиз Мәхмүтов җитәкчелендә булды.
Гражданнарның льготалы категориясенә бәйләнеше булган Казанда торучылар ташламалы даруларны эш көннәрендә генә түгел, яңа ел каникулларында да ала алачаклар. Ташламалы даруларны җибәрүне үтәүче Казан даруханәләренең эш расписаниесе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында бастырылган.