Бер көн элек Зәй районында Зәй–Чаллы а/ю 10 км-да ЮТҺ булды. 2 йөк автомобиль (йөкле КАМАЗ һәм трубовоз) һәм 1 җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде, аларның 2 кешесе ЮТҺ урынында ашыгыч ярдәм килгәнче һелак булды.
Түбән Камада вакциналаштыру мобиль пунктларында бөтен теләүчеләргә прививка ясау дәвам итә. Махсуслаштырылган бригадалар эре саүдә үзәкләре һәм социаль яклау учреждениеләр янында эшлиләр. Узган мондый акция чикләрендә меңнән артык Түбән Камада торучыга привика ясадылар.
Бүген Республика клиник хастаханәсенә иртәгә булачак Бөтенроссия «Хәзерге заман этабында ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм күрсәтү. Казанышлар һәм перспективалар» конференциясе чикләрендә делегация килеп китте.
Очрашуда яшь буынның сәламәтлеген саклау һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук сүз вируслы авыруларын профилактикалау кирәклеге турында кузгатылды.
Конференциядә яшүсмерләр сәламәтлегенең хәзерге заман мәсьәләләре, Татарстанда мәктәп медицинасы хәле турында фикер алышачаклар, мәктәп яшендәге балалар арасында дәвамлы авырулар килеп чыгуга китерүче иң еш сәбәпләрне карачаклар. Конференция эшендә Мәскәү, Самара, Саранск, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең экспертлары-педиатрлары катнашачак.
Исегезгә төшерик, 15нче октябрьгә кадәр метродан китмичә казанлылар грипптан прививка ясата алалар. Вакциналаштыру мобиль пунктлары иң кызу хәрәкәтле метро станцияләре янында: «Җиңү Проспекты», «Кәҗә бистәсе», «Яшьлек», «Авиатөзелеш» метро станцияләре янында, шулай ук ««Казан» агросәнәгать паркы» территориясендә эшлиләр.
Татарстанда гражданнарның сораулары, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар телефоны», шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында интернет-кабул итү бүлеге «Гражданнар мөрәҗәгате» эшли.
Очрашуда остеопорозның клиник күренешләре, дәвалау һәм профилактика алымнары турында фикер алыштылар. Чара барышында бөтен теләүчеләргә артериаль кан басымын үлчәделәр һәм остеопорозны һәм терәк-хәрәкәт аппаратының башка авыруларын профилактикалау мәсьәләләре буенча консультация бирделәр.
Дәүләт думасы сәламәтлек саклау буенча комитетының сәламәтлек саклау оештыруны камилләштерү мәсьәләләре буенча эксперт советы узды. Анда ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов катнашты.
18 октябрьдә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә «Сәламәтлек индустриясе. Казан» күргәзмәсе ачылачак. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре төрле авырулар дәвалау өлкәсендә иң яңа тикшеренүләр турында мәгълүмат алачаклар, коллегалары белән актуаль мәсьәләләр турында фикер алышачаклар, бизнесменнар сәламәтлек саклау оешмалары өчен үз эшләрен тәкъдим итәчәкләр, ә шәһәрдә торучылар түләүсез медицина тикшерүләр үтә алачаклар.