ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Казан шәһ. Ашыгыч медицина ярдәме станциясендә ел саен була торган медицина советы узды. Анда 2016 ел эчендә Станциянең эш йомгакларын ясадылар һәм иң якындагы елга эшчәнлекнең приоритетлы юнәлешләрен билгеләделәр.

Бөгелмә муниципаль районы сәламәтлек саклауның медицина советы  Бөгелмәдә булды. Анда 2016 елда сәламәтлек саклау оешмалары эшчәнлегенең йомгакларын ясадылар һәм 2017 елга бурычларны билгеләделәр.

Бүген Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә йомгаклау медицина советы булды. Утырышта катнаштылар: Түбән Кама районы буенча сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Венера Рәхимова һәм ТР Түбән Кама районы Советының коррупциягә каршылык күрсәтү буенча бүлек башлыгы Илдар Ильясов.

Кама балалар медицина үзәгенең перинаталь үзәгендә Бөтен гашыйклар көнен йөрәк формасында имбир прәннекләрнерәсемнәр белән бизәү буенча мастер-класс белән билгеләделәр. Йөклелек патологиясе бүлегенең пациенткалары катнаштылар. Булачак әниләр өчен мастер-классны  «Элеонора Штратэ иҗади кухнясе» уздырды.

Татарстан Респубикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы йомгаклау коллегиясенә туры китерелгән Healthy Nation журналының яңа чыгарылышы хәзер электрон юрамасында да ала алырлык. 2017 ел Татарстанда Терәк-хәрәкәт аппараты авырулары белән көрәшү елы дип игълан ителде, һәм әйдәүче белгечләрдән фәнни-популяр мәкаләләр блогы нәкъ травматология һәм ортопедия мәсьәләләренә багышланды.


14
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Татарстанда диспансер учетында торучы наркомания белән авыручылар структурасында, 77 проценттан артыграк 20 башлап 39 кадәр яшьтәге яшь кешеләр тәшкил итә, дип бүген Татмедиада пресс-конференциядә  Республика наркологик диспансеры баш табибының медицина бүлеге буенча урынбасары Резеда Хаева хәбәр итте.

Базарлы Матак үзәк район хастаханәсендә йомгаклау медицина советы узды. Утырышның эшендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары В.В.Виниченко, Әлки муниципаль  районы башлыгының урынбасары  Р.А. Билалов катнаштылар.

Мамадыш үзәк район хастаханәсендә Мамадыш муниципаль районының йомгаклау медицина советы узды. Утырышның эшендә районның башлыгы һәм Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Советының рәисе Анатолий Иванов, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау бүлегенең башлыгы Юрий Аржанов катнаштылар.

Атна эчендә Түбән Камада КРВЙ диагнозы 1607 пациентка куелды. Алар арасында 964 – 14 яшькә кадәр балалар. Түбән Кама буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең баш штаттан тыш эпидемиологы Елена Пискарева сүзләре буенча, узган атна белән чагыштырганда җитди булмаган усеш күзәтелә. Өлкәннәр арасында – 4,5%ка һәм балалар арасында – 8, 6%ка. Түбән Камада гриппның лабораториядә расланган очраклары теркәлмәде.

2017 елның 16 февраленнән башлап 18нә кадәр AMTEC KAZAN Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге җирлегендә академик М.И. Перельман исемендәге торакаль хирургия буенча VI Россия-Европа белем бирү симпозиумы узачак. Бу елда симпозиум темасы бик масштаблы һәм «Кешелеккә глобаль чакырулар: торакаль хирурглар, сез әзерме?» дип яңгырый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International