ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2017 ел
сишәмбе

15 февральдә Казанда Идел буе федераль округының  баш штаттан тыш пластик хирургларының профильле комиссиясе утырышы узачак. Утырышта катнашалар: Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече пластик хирургы, м.ф.д. Н.Е. Мантурова, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары С.А. Осипов, ИФОның баш штаттан тыш белгече пластик хирургы, профессор А.Х. Исмәгыйлев, ИФОның баш штаттан тыш белгечләре пластик хирурглары. Утырышта Идел буе федераль округында пластик хирургиянең үсеш мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.


13
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерында сөт бизенең реконструктив-пластик хирургиясе буенча XVIII Интенсив курс булды. Анда Днепропетровск, Новокузнецк, Обнинск, Нижневартовск, Чиләбе, Мәскәү, Санкт-Петербург, Сургут, Симферопль, Казахстан белгечләре һ.б. катнашты.

Татарстан башкаласына сәламәтлек саклау буенча РФ Федераль җыелышының Дәүләт думасы комитетының рәисе Дмитрий Морозов килеп китте. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе Светлана Захарова республиканың әйдәүче медицина оешмаларының эшен Дәүләт дума Комитетының җитәкчесенә тәкъдим иттеләр.

Регионара клиник-диагностик үзәгендә Медицина советының утырышы узды. Анда 2016 елның эш йомгакларын ясадылар, агымдагы елга приоритетлы максатларны һәм бурычларны билгеләделәр.

Болгар шәһ. район Мәдәният йортында 2016 ел өчен Спас муниципаль районы сәламәтлек саклау тармагының эш йомгакларына һәм 2017 елга бурычларына багышланган «Спас ҮРХ» ДАССОда медицина советының утырышы булды.

«Россиянең интеллектуаль милке һәм Россия регионнарының икътисады» дигән II Халыкара форумының йомгаклау утырышында  Республика клиник хастаханәсе эштә, уйлап таба торган, рационализатор һәм патент-лицензион эшчәнлек өлкәсендә ирешелгән, инновацион проектларны алга җибәрүдә  югары уңышлары өчен Федераль сәнәгать милке институтының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

2017 елның 6 февраленнән башлап 12нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8596 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1024 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6885– төрле авыруларга, шул санда 187 инсультка һәм 52 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 89 тапкыр чыктылар.


12
февраль, 2017 ел
якшәмбе

Казанда,  Константиновка поселогында 5 кешегә (алар арасында 3 бала) сөрем исе тиде. Өч бала авыр хәлдә БРКХнә китерелде. Өлкән кешеләр уртача авыр хәлдә 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенә тапшырылдылар. Гадәттән тыш хәл урынына Казан шәһ. ашыгыч ярдәменең ике табиб бригадасы чыкты.


11
февраль, 2017 ел
шимбә

Бүген Чистай районында, Чистай – Әлмәт а/ю 5км-да ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде, аларның икесе ашыгыч ярдәм килгәнче ЮТҺ урынында һәлак булды. Ике зыян күргән кеше авыр хәлдә Чистай ҮРХнә урнаштырылды. ЮТҺ урынына Чистай ҮРХ ашыгыч ярдәменең 2 фельдшер бригадасы чыкты.


10
февраль, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика СПИД һәм йогышлы авырулар белән көрәшү үзәгенең медицина советы булды. Анда 2016 елда оешма эшчәнлегенең йомгакларын ясадылар һәм 2017 елга приоритетлы бурычларны билгеләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International