ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2017 ел
җомга

13 февральдә 19.00 сәг. «Ак Барс» Яшьләр үзәгендә «Тормыш музыкасы» дигән хәйрия концерты «Мы вместе – Без бергә» дигән пациентлар һәм волонтёрлар оешмасына булышлык эчендә  булачак.

2017 елның 13 февраленнән башлап 18нә кадәр «Неврология атнасы Казанда - 2017» дигән нейрофорум булачак. Аның чикләрендә әйдәүче неврологлар катнашуында өченче Бөтенроссия фәнни-гамәли «Бехтерев укулары» конференциясе; «Неврологиянең киләчәге» дигән яшь галимнәрнең  фәнни конференциясе һәм чираттагы неврология буенча өченче Бөтенроссия студентлар олимпиадасы узачаклар. Чаралар бөек галим һәм клиницист, нейрофәннәр титаны, Татарстанда туган  профессор В.М. Бехтеревның туган көненнән 160-еллыгына туры китерелгәннәр.

Медицина оешмаларының өстәнлеге пациентка юнәлеш тоту һәм хезмәт күрсәтүнең югары сыйфаты булырга тиеш – Әлмәт районында узган гадәттәге медицина советында игътибарны шуңа тупладылар. Анда 2016 елда Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау оешмалары эшчәнлекләренең йомгакларын ясадылар һәм 2017 елга бурычларны билгеләделәр.

Районның сәламәтлек саклау оешмаларының  йомгаклау отчет җыелмасы Лениногорск районында узды. Анда  катнаштылар: Татарстан Республиксы сәламәтлек саклау министры  урынбасары Владислав Виниченко, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгат Хөсәенов, «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк.

Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә гадәттәге медицина советы узды, анда оешма эшенең йомкагларын ясадылар һәм яңа 2017 елга бурычларны билгеләделәр.

Татарстан Республикасында 6нчы февральдән башлап 15нә кадәр узучы онкологик авырулар профилактикасы буенча ун көнлек чикләрендә  Республика медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре профилактик дәресләр уздыралар. Шулай, онкологик авырулар профилактикасы турында РФ ҖҮФХБИнең Укыту үзәгендә сөйләделәр.

Бүген 80-еллык юбилеен хезмәт ветераны Александра Василий кызы Маклашова бәйрәм итә. Ул 50 елдан артыграк Түбән Кама медицинасына багышлады. Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең 1нче номерлы сыхауханәсе хезмәткәрләре оешманың җитәкчелеге исеменнән аны олы яше белән тәбрикләделәр.


9
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Мәскәүдә MICHS 2017 гибрид хирургия буенча  VIII халыкара конкурсы узды. Аның президенты –  танылган россия кардиохирургы, академик Ренат Акчурин. 

Бүген Республика туберкулезга каршы диспансерының Түбән Кама филиалында 2016 елда оешманың эш йомгакларын ясаган медицина советы узды. Совет эшендә ТР ССМ Республика туберкулезга каршы диспансеры баш табибының клиник-эксперт эше буенча урынбасары Наилә Газизуллина катнашты. Ул Түбән Кама филиалы белгечләренең эшен югары бәяләде.

Казан шәһ. «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның баш табибы урынбасары Андрей Анисимовка һәм «Республика клиник хастаханәсе» ДАССОның неврология бүлеге мөдире Марат Хәйрулловка «Россия Федерациясенең атказанган табибы» исеме бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International