ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

2016 елның ахырында акция узган 127нче мәктәпнең укучлары үз яшьтәшләренә, Казанның Идел буе районы Отар поселогының 100нче мәктәп укучыларына, эстафетаны һәм акциянең символ-вымпелын тапшырдылар.

2017 елның 16 гыйнварыннан башлап 22нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8931 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1047 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 7244 – төрле авыруларга, шул санда 182 инсультка һәм 46 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 84 тапкыр чыктылар.

Республика клиник хастаханәсендә «Сәламәтлек саклауны оештыру һәм җәмәгать сәламәтлеге » дигән укыту уза. Укулар Республика клиник хастаханәсенең структур бүлекчәләрендә һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының өзлексез һөнәри белем бирү Россия  медицина академиясе ӨҺББ ФДБББОда идарә итү эшчәнлекләрен камилләштерү максатында узалар.


20
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Бүген Россиядә беренче тапкыр корпоратив мәдәният формалаштыруына багышланган Татарстан Республикасы медицина берләшмәсенең җәмәгать Форумы узды.


19
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Казанда 27 февральдә «Россиянең киләчәге – сезнең сәламәтлегегез» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булачак. Ул йөрәк-кан тамырлары авыруларының профилактикасы мәсьәләләренә багышланачак. Конференциядә катнашучылар Россиядә инсульт мәсьәләсе, метаболик синдромы терапиясенең яңа аспектлары, шикәрле диабет белән авыручыларның йөрәк-кан тамырлары рисклары  турында фикер алышачаклар.

Россиядә беренче тапкыр сәламәтлек саклау өлкәсендә корпоратив мәдәният буенча форум булачак. 2017 елның 20 гынварында Казанда Корпоратив мәдәниятне формалаштыруга багышланган Татарстан Республикасы медицина берләшмәсенең беренче җәмәгать форумы узачак.

Ремонт эшләренең беренче этабына 59 млн. сум күләмендә акчалар республика бюджетыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән  бүлеп бирелде.

Республика хастаханәсе һәм Казан федераль университеты фәнни-гамәли эшләренең йомгакларын ясаган Республика клиник хастаханәсе Гыйльми советының киңәйтелгән утырышы Казанда узды.


18
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә «Авыручыларны паллиатив һәм симптоматик дәвалау» программасы буенча  укыту узды. КДМА онкология, радиология һәм паллиатив медицина кафедрасы доценты, м.ф.к., ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры табибы Илдар Шәйморатов лекция укдыды.

Сәламәтлек саклау белгечләрен аккредитацияләү мәсьәләләре һәм өзлексез  медицина белемен бирү буенча семинар КДМА белгечләре катнашуы белән Республика клиник онкология диспансеры җирлегендә 2017 елның 19 гыйнварында 14.00 сәг. Сервис үзәгенең конференц-залында (Казан шәһ., Себер тракты, 29)  узачак. Семинар барышында белгечләрне беренчел махсуслаштырылган һәм вакытлы аккредитацияләү тәртибенә,  аккредитацияләү системасын кертү этаплы булуына, өзлексез медицина белемен бирү системасында эшләүгә кагылучы темалар карап тикшерәләчәкләр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International