2016 елның 26 сентябреннән башлап 2 октябренә кадәр Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8072 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1247 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6238 – төрле авыруларга, шул санда 163 инсультка һәм 40 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 110 тапкыр чыктылар.
Яр чаллы шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсенең хезмәткәрләре 1 октябрьдә узган «Урман утырту көне» дигән республика акциясендә катнаштылар. Алар Чулман проспекты буенча 31нче комплексы буйлап миләшләр һәм каеннар утырттылар.
Октябрьнең беренче дүшәмбесендә дөньяның күп илләрендә солидарлык һәм бөтен дөнья табибларының актив хәрәкәт көне дип саналган Халыкара табиблар көнен билгелиләр.
Өлкәннәр ункөнлеге чикләрендә Әлмәт шәһәр стоматология сырхауханәсендә гадәттәгечә сырхауханәнең формалашуына бик зур өлеш керткән медицина хезмәтенең ветераннары җыелдылар. Бәйрәм атмосферасын Ветераннар советы рәисе Рәмзия Әхтәмова, баш табиб Шәүкәт Госманов һәм медицина оешмасының хезмәткәрләре тудырдылар.
Биектау районында Өлкәннәр көненә багышланган акция уза. Аның чикләрендә өлкән кешеләр үз артериаль кан басымын үлчи һәм табиб-терапевтның консультациясен ала алалар. Акциядә инде 200 артык районда торучы катнашты.
«Сәламәт мәктәп» акциясе Казанда бүген башланды. Акция чикләрендә Балалар республика клиник хастаханәсенең белгечләре Казан шәһ. 35нче мәктәпкә видеомонитор бүләк иттеләр, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше буенча дәрес үткәрделәр.
Бүген Казанда (Modern Engineering Systems - MES) «Архитектура һәм җәмәгать биналарында инженер системалары» дигән X юбилей халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды.
Бүген Яр Чаллы наркология диспансерының территориясендә эко-бакчаның ачылуы булды.
Бүген Республика кан үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм булды.
Бөгелмә РҮХ сырхауханәсендә Татарстанда яшәүчеләрне үз сәламәтлегенә һәм якын кешеләрнең сәламәтлекләренә игътибарлырак булырга чакыра торган «Йөрәктә игелек » акциясе башланды.