ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Өлкәннәр ункөнлеге чикләрендә «Чирмешән РҮХ» ДАССОның хезмәткәрләре Бик картлар һәм инвалидлар өчен Чирмешән интернат-йортына килеп киттеләр.

«Көмеш чәч яшенең» бәйрәмен бүген хаклы ялда булган Түбән Кама медиклары билгеләделәр. Нефть химиясе һәм нефть эшкәртүе техникумы җирлегендә алар өчен концерт оештырылды. Үзенең коллегаларын Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау  идарәсенең башлыгы Венера Рәхимова бәйрәм белән табрикләде. Ул аларга ныкъ сәламәтлек һәм озын гомер теләде.


4
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 7 октябрендә Яр Чаллыда табиблар-офтальмологлар өчен районара фәнни-гамәли «Офтальмологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән конференция узачак.

Республика кан үзәгендә Интерсол өстәмә эремәсендә аферез  тромбоцитлар концентраты дигән яңа продуктының җитештерүве җибәрелде.

Бүген Татарстанда 37185 кан доноры бар, алар арасында 34 мең кешеканны бушлай бирәләр, 11 746 кеше – мактаулы донор. Ел саен Татарстанда 47 тоннга якын кан хәзерләнә. Ирекле донорлар аркасында 37 тонна кан җыярга уңышлы булды.

Ветераннарга ярдәм адреслы һәм нәтиҗәле булсын дип, Балалар республика клиник хастаханәсенең хезмәткәрләре һәр ветеранга нинди ярдәм кирәкне аныклый торган сорау алу үткәрделәр.

Медпрофилактика үзәге хезмәткәрләре Түбән Камада Ветераннар йортына килеп киттеләр. Анда хәзерге вакытта 179 кеше яши. Медиклар артериаль кан басымын, канда глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсен үлчәделәр, күрү сәләтен һәм авыз куышлыгының хәлен тикшерделәр, электрокардиограмманы ясадылар.


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Республика канн үзәгендә бүген Россия Федерациясенең Мактаулы доноры Әнвәр Гыйниятуллинны Россия Федераль медик-биологик агентстлыгының ведомство билгесе – «Донор хәрәкәтенә булышлык өчен» медале белән бүләкләү булды.

Әлмәт «Татнефть» ААҖнең спорт комплексында Әлмәт медицина хезмәткәрләренең  спартакиадасы узды. 13 ел инде Татарстанның нефть башкаласының медицина хезмәткәрләре шәхси урняк белән спорт белән шөгыльләнергә чакыралар.

Түбән Кама медицина көллиятендә Өлкәннәр көненә багышланган «Зирәклек көне» бәйрәме узды. Ветераннар өчен бәйрәм ашы оештырылды, һәр ветеранга бүләкләр, чәчәкләр, рәхмәт хаты һәм  Түбән Кама медицина көллиятенең 50-еллык юбилеена багышланган китап тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International