ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

2015 елда Әлмәттәге «ТР ССМ СПИД һәм ЙА ПК РҮ» филиалы эшчәнлегенең йомгаклары буенча һәм 2016 елга бурычларны билгеләү буенча «ТР ССМ СПИД һәм ЙА ПК РҮ» ДАССОның баш табибы Нияз Галиуллин һәм баш табибның хуҗалык бүлеге буенча урынбасары Фанил Газизҗанов катнашуларында отчет җыелышы булды.


2
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Моның турында республиканың сәламәтлек саклау министры Адел Вафин бүген Татарстан Министрлар кабинетында брифинг барышында хәбәр итте. Ул, гомуми үлемнәр саны белән бергә онкология авыруларыннан үлемнәр санының 8% диярлек артуы күзәтелә, дип сөйләде. Шуның аркасында 2016 ел онкология авырулары белән көрәшүгә багышланачак. Министр сүзләре буенча, информацион компания һәр республикада торучыга юнәлдерелә. «Безнең бурычыбыз – Татарстанның һәр йортына керергә», – дип Адел Вафин басым ясый.

2016 елның гыйнварыннан башлап Әлмәт муниципаль районында район башлыгы Айрат Хәйруллин инициативасы буенча шәһәр һәм район җитәкчеләре катнашуында ачык дәресләр уздыру башланды. Бу башлангыч искиткеч мәктәп елларын искә төшерергә мөмкинлек кенә түгел, ләкин шәһәр һәм район белем бирү системасының эшенә төшенергә дә , балалар белән үз тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашырга да һәм бер уңайдан белем бирү системасын камилләштерү буенча үзләренең тәкъдимнәрен кертергә юл куячак.

Акциянең катнашучылары – Казан югары уку йортларының студентлары. Сырхауханәнең табиблары яшәү рәвеше турында сораштылар, буйны, авырлыкны үлчәделәр, гәүдә массасы күрсәткәчен санадылар. Шулай ук бөтен катнашучыларга каппиляр канның глюкоза дәрәҗәсен билгеләделәр,  билне, артериаль басымны үлчәделәр.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Министрлар кабинетының киңәшмәсендә  гомер озынлыгын арттыру һәм онкология авырулары белән көрәшү турында лекция белән чыгыш ясады.  Республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә тәртибендә киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

2016 елның 28–29 гыйнварында «ТР ССМ РСМЭБ» ДАССОның хезмәткәрләре төркеме эш визиты белән Свердловск өлкәсенең суд-медицина экспертизасы бюросына  (Екатеринбург шәһ.) килеп киттеләр.

Әлмәт муниципаль районы буенча ТР ССМ Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Вера Головина рәислеге астында эш киңәшмәсе барышында 2015 елның хәрби хезмәткә алу нәтиҗәләре карап тикшерелделәр. Хәрби хезмәткә алу комиссиясе эше һәм медицина тәэминаты турында доклад белән  Әлмәт шәһ. һәм Әлмәт районы буенча ТР хәрби комиссариаты бүлегенең өлкән табибы Гузәл Хәсәнова чыгыш ясады.


1
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген «Студенческая» 4нче ШС» ДАССОда сүз белән аралашуның сыйфатын күтәрүне үзенә керткән «Салкын тию авырулары һәм грипп үрнәгендә табибларның чит ил студентлары белән үзара бәйләнеше» дигән инглизтелле лингвистик тренинг уздырылды.

Бөтенроссия фәнни-гамәли  «Хәзерге заман физиологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән конференциянең эшендә  Казахстаннан, Таҗикстаннан, Азәрбайҗаннан һәм Арзамас, Архангельск, Барнаул, Волгоград, Воронеж, Ижевск, Казан, Краснодар, Киров, Мәскәү, Оренбург, Дондагы-Ростов, Рязань, Самара, Смоленск, С-Петербург, Сыктывкар, Томск, Уфа, Чабаксар, Ярославль – Россия шәһәрләреннән 150дән артык профессор, доцент, аспирант һәм яшь укытучы катнашачак.

КБМҮнең Балалар хастаханәсенә  алар ДФК залы өчен җиһаз, ә яшь пациентларга – тирән тәэсирле аралашу, автографлар һәм фотосессия бүләк иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International