ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2015 ел
дүшәмбе

«Россия нейрохирургиясенең портреты» – Healthy Nation чираттагы чыгарышының шундый төп темасы. Журнал Казанда якын арада гына узган Бөтенроссия нейрохирурглар корылтаена туры китерелгән. Анда РФ Нейрохирурглар берләшмәсенең президенты Александр Коновалов, РФ ССМның баш нейрохирургы Владимир Крылов, ТР ССМның баш нейрохирургы Валерий Данилов кебек авторитетлы белгечләр белән интервьюлар бастырылган. Номерның мәгълүматлары арасында: Мэйо Клиникасының ассистент-профессоры белән интервью, афган сугышы вакытында Кандагарда эшләү турында табибның хәтергә төшерүләре һәм үз тормышларын медицина белән тоташтырган кешеләргә кызыклы булачак башка мәкаләләр. Басманың рәсми сайтында – www.healthynation.ru адресы буенча укыгыз!

Җиңүчеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Иҗтимагый советы утырышында билгеләнәчәкләр.


13
июнь, 2015 ел
шимбә
11 июньдә Бөтендөнья кан доноры көне алдында «Шәһәрнең  Донор көне!» исеме астында «Мин ТР Доноры» пректының донор акциясе булды. Бөтен кан бирергә теләүчеләрне хәзерге заман мобиль кан бирү станциясендә Республика кан үзәгенең хезмәткәрләре кабул иттеләр. 100дән артык кеше кан бирергә теләк белдерде. Алар арасында «Мин ТР Доноры» пректының регуляр донорлары, «Президент белән бергә» хәрәкәтенең активистлары, FUN 24 хезмәткәрләре булдылар.

11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бу көннәрдә Татарстанда милли бәйрәм Сабан туе билгеләнә, анда «Президент белән бергә» хәрәкәтенең активистлары «Спорт Татарстаны» дигән мәйданчыклар оештыралар. Анда республика медиклары да актив катнашалар, шулай ук алар шәһәрдә яшәүчеләрнең артериаль кан басымын үлчәүне уздыралар.
Бүген ТР ССМ РКХдә клиниканың миллионынчы пациентына «Сәламәтлек» сертификатын тапшырдылар. Ул кардиология бүлегенең 60-яшьлек пациенткасы Румия Сунгатуллина булды. Тантаналы церемония алдында журналистлар өчен РКХнең кабул итү-даигностика бүлеген әйләнеп чыгу уздырылды.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                    
Бү көннәрдә, Бөек Җиңүнең 70-еллыгы елында, «Татнефть» ААҖнең һәм Әлмәт шәһәренең Медсанчастенең пенсионер-ветераннары экскурсия белән Волгоградка бардылар.
Бер көн элек Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елын уздыру буенча бергәләп эшләү чикләрендә «Чистай РҮХ» ДАССОсы һәм «Президент белән бергә» дигән Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Чистай урынлы бүлеге «Сәламәт ашау көнен» уздырдылар. Бу чараның чикләрендә медиклар төркеме сәламәт ашау буенча киңәшләр белергә һәм артериаль кан басымын үлчәргә генә түгел, ләкин квалифицияле медицина ярдәмен алырга да мөмкинлек тәкъдим итте.

Конференция сөт бизенең яман шешен диагностикалау һәм дәвалау өлкәсендә яңа уңышларга багышланачак. Аның чикләрендә Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Казаннан әйдәүче белгечләр, онкологлар докладлар белән чыгыш ясаячаклар. Конференциядә Идел буе федераль округы регионнарыннан 130дан артык табиб катнашачак.

Түбән Кама районының Тетвель авылында фельдшер-акушерлык пунктын тантаналы ачу булды. Элегрәк халыкка медицина ярдәмен 50 ел элек төзелгән бинада күрсәтелде. Тетвель авылында яңа бина сәламәтлек саклауны модернизацияләүнең республика программасы аркасында барлыкка килде. Мәйданчыгы 60 кв.м. аз гына зуррак булган модульле ФАП ай ярым дәвамында төзелде. Яңа ФАПта бөтен кирәкле җиһаз, шулай ук җылыту, су белән тәэмин итү һәм элемтә бар.
15 майдан башлап 15 июньгә кадәр барган «Игътибар булыгыз – балалар» дигән ункөнлек чикләрендә, табиблар куркынычсыз юл хәрәкәте буенча дәүләт инспекциясенең хезмәткәрләре белән бергә «Балаларда көнкүреш җәрәхәтләнү», «Юл-транспорт җәрәхәтләнүе» темаларына лекцияләр укыдылар. Лекциядән соң балаларга өйрәтә торган брошюралар бирелделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International