Табиб-терапевтлар, кардиологлар һәм фельдшерлар йөрәк авыртулары булганда пациентларга профессиональ һәм вакытында ярдәм итү турында сөйләделәр.
7 июльдә Казан хосписына стационарның икенче бинасын төзү өчен 1 млн.626 мең сумлык сертификат тапшырылды. Акчалар «Ак чәчәкләр» гольф буенча икенче халыкара хәйрия турниры вакытында җыелган.
7 июльдә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгында «Яңа гасыр» автоном хәйрия коммерциячел булмаган оешмасының «Җиңү өчен тест» проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Проект С гепатиты, ВИЧ/СПИД авыруларны профилактикалауга юнәлдерелгән.
Татьяна һәм Александр Стаценко 23 яшьтә өйләнешәләр, хәзер аларның искиткеч гаиләсенә инде 41 ел! Аларның медицинада хезмәт стажы да шулай ук 41 ел.
Хәтта пациентлар да кичке вакытта 5нче госпитальнең 2нче неврология бүлеге мөдире Нияз Шәйдуллинны кайда очратырга икәнен белә. Әлбәттә, ул балалар белән велосипедта йөри.
5 июльдә Казанның 20нче шәһәр поликлиникасында сәламәтлек кичәсе (Health party) узды.
Марсель Миңнуллин хастаханәнең җиһазлары белән танышты, кабул итү-диагностика бүлегендә булды, хирургия бүлегенең капиталь ремонты һәм поликлиниканың капиталь ремонты эшләре белән танышты.
Бүгенге көндә авыручылар саны 13 кешегә кадәр арткан. 8 айдан 10 яшькә кадәрге прививка ясатмаган балалар һәм бер өлкән кеше йоктырган. Өчесе хәзер Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана, калганнары савыгып чыгарылган.
Азнакай шәһәрендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова катнашында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар узды.
Кама балалар медицина үзәге хәбәр иткәнчә, 2023 елның 5 июлендә 67 яшендә хезмәттәшебез, табиб - анестезиолог-реаниматолог Новиков Николай Иванович озакка сузылган авырудан соң вафат булды.