Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән республика акчалары хисабына Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә Philips производствосының 64 срезага рентген компьютер томографы алынды һәм файдалануга тапшырылды.
Тромбоэкстракция операцияне, нигездә, Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта үткәргәннәр, хәзер мондыйны Казанда да эшлиләр.
Кояшта йөрү, бигрәк тә җилсез һава торышы вакытында, дымлылык югары булганда, кояш сугуга һәм пешүгә китерергә мөмкин. Җәйге кояшта сак булыгыз, үзегезне саклагыз!
Эссе һава торышында бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган затлар, өлкәннәр һәм балалар зыян күрә. Артериаль кан басымы югары, баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы, миокард инфаркты булган авырулар саны арта.
Табиблар эссе һавада дөрес туклану рационы турында искә төшерә.
Россия колоректаль хирурглар Җәмгыяте ноябрьне колоректаль яман шешне профилактикалау ае дип игълан итте. Уникаль проектта катнашырга белгечләрне чакыралар, проект кысаларында колоректаль хирургия үсеше турында фильм әзерләргә планлаштырыла.
Республиканың Чистай районының Түбән Кондрата авылында «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча ФАП төзелә.
Теләче авылында район үзәк хастаханәсе поликлиникасы бинасына капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Масштаблы яңарту «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә мөмкин булды.
«Сәламәтлек саклау» милли проектының «Балалар сәламәтлек саклауны үстерү» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Казанда яңа заманча балалар хастаханәсен төзү проекты өстендә эш дәвам итә. Төзелеш өчен 6,0 гектардан артык җир участогы билгеләнгән.
Яр Чаллының Кама балалар медицина үзәге җирлегендә «Аллергологиянең һәм иммунологиянең көнүзәк мәсьәләләре» районара конференция узды.