Эшчеләрнең сәламәтлеген ныгытуның корпоратив программасын гамәлгә кертү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге Казан дары заводы хезмәткәрләре өчен «Артык авырлык һәм артериаль гипертензиягә каршы көрәш ысулы буларак хәрәкәт активлыгы» һәм «Терәк-хәрәкәт аппараты гигиенасы»темаларына лекцияләр оештырды.
Мамадыш РҮХдә фельдшер-акушерлык пунктларының һәм табиб амбулаторияләренең медицина хезмәткәрләренең айлык эш йомгаклары буенча киңәшмә булды.
Түбән Кама Иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге җәй көне яшь түбәнкамалыларга үз сәламәтлегеңне яшьтән ничек саклап калу турында сөйли.
Яр Чаллының 71 микрорайонында «Залесный» фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Яңа медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау» милли проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә. Бу максатларга 8 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Кукмара үзәк район хастаханәсе поликлиникасында капиталь ремонт дәвам итә. Эшләр «Сәламәтлек саклау» мили проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы акчасына алып барыла.
Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры үткәргән коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышы булды.
Арча районының Үрнәк бистәсендә «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында ТР сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә торган фельдшер-акушерлык пунктына медицина җиһазлары һәм мебель кайтарылды. Хәзер барысы да монтажлана һәм җыялар.
Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә торган «Сәламәтлек саклау» милли проекты-Яңа Чишмә районының Екатерина Бистәсе ФАПында электромонтаж эшләре башкарыла. Белгечләр шулай ук авылдагы яңа объектка җылылык бирү белән дә шөгыльләнә.
Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге Казан предприятиеләре хезмәткәрләре өчен Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көненә багышланган онлайн-лекция оештырды.
Фельдшер-акушерлык пункты Түбән Кама районының Югары Оратма авылында булачак. Авылда яңа медпункт төзү «Сәламәтлек саклау»милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә мөмкин булды.