Баулы РҮХнең Потапово-Тымбарлы фельдшер-акушерлык пункты «Сәламәтлек саклау» мили проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.
Кайбыч районының Чүти авылында үз ФАПы булачак. Бу торак пунктта яңа фельдшер-акушерлык пункты төзү мөмкинлеге сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә барлыкка килде.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 27.05.2002 № 1327-р боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклаунының беренчел звеносын модернизацияләүнең региональ проектларын гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу максатларында 69 037,0 мең сум күләмендә субсидия бүлеп бирелде.
Фасадны ремонтлау һәм Алабуга РҮХнең стационар бинасы һәм балалар поликлиникасы бинасы арасындагы күчешне ремонтлау эшләре тулы куәткә бара. Ремонт эшләре янгын куркынычсыз материал белән җылытуны, шулай ук фасадның дым саклавын үз эченә ала.
Чистай үзәк район хастаханәсендә 900 кв. метр мәйданлыяңа кабул итү-диагностика бүлегендә эшләтеп җибәрү эшләренә керештеләр. Аны узган елның җәендә халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү республика программасы буенча төзи башладылар. Региональ бюджеттан 84 752,46 мең сум акча бүлеп бирелгән.
«Мамадыш РҮХ» ДАССУда Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланган тантаналы чара узды. Котлау сүзләре белән Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов чыгыш ясады. «Сез чын геройлар!» – диде үз чыгышында район башлыгы. Медицина хезмәткәрләренең роле зур һәм хөрмәтле булуын билгеләп үтте.
Бүген Кәләй станциясендә Әлмәт РҮХ табиблары өчен яңа 8 фатирлы торак йорт ачтылар.
Әлмәт ҮРХ табиблары өчен Медицина хезмәткәре көне икеләтә бәйрәм булды.Котлау сүзләре белән бергә алар социаль ипотека буенча «Татнефть»бүлеп биргән биш фатирдан ачкычлар алдылар.
Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды.
Медицина хезмәткәре көне уңаеннан Яр Чаллы шәһәренең 3нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсендә бәйрәм алды планеркасы булды.