ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Россиядә грип һәм КРВЙ (ОРВИ) белән авыручылар саны атна эчендә 42 процентка артты. Сәламәтлек саклау министрлыгының мәгълүматлары буенча, беренче чиратта бу мәктәп укучыларына кагыла. Авырудан яклауның төп ысулы – вакцинация, дип медиклар искә төшерәләр.

«Чистай үзәк район хастаханәсе» ДАССУдә медицина персоналының Чистай муниципаль районы Терроризмга каршы комиссиясе карамагындагы мәгълүмати-пропаганда төркеменең әгъзалары белән очрашу булды.


24
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Удмуртиядән делегация Яр Чаллы шәһ. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә килеп китте. Республиканың баш табиблары һәм өлкән шәфкать туташлары күп профильле стацианарда халыкара стандартлар кертү тәҗрибәсе белән таныштылар. Очрашу барышында сыйфатны һәм медицина эшчәнлегенең куркынычсызлыгын эчке тикшерүне оештыру буенча һәм менеджмент системасын кертү буенча мәсьәләләр турында фикер алышынды. Делегатлар АМЯХ хезмәткәрләренең эшен югары бәяделәр һәм җылы кабул итү өчен рәхмәтләр белдерделәр.

Балалар республика клиник хастаханәсенең Мобиль сәламәтлек үзәге Татарстан районнары буенча күчмә медицина карап тикшерүләренең сериясен башлады. Беренче тукталыш Алексеевск районының Биләр шәһ. булды. Педиатр, офтальмолог, невролог, эндокринолог, кардиолог һәм УТТ табибын керткән күчмә бригадасы 150 бала карап тикшерде. Белгечләр сәламәт яшәү рәвеше, җәрәхәтләнү профилактикасы һәм дөрес ашау буенча практик киңәшләр бирделәр

Мәскәүдә трасплантологларның IX Бөтенроссия  съездын тантаналы ачу булды. Татарстан делегация составында чарада ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының, Республика клиник хастаханәсенең, Казан дәүләт медицина академиясенең һәм Арча үзәк район хастаханәсенең җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

«Педиатрия» белгечлеге буенча лекцияләр Балалар республика клиник хастаханәсендә уздылар. Педиатрлар өчен квалификация күтәрү дәресләренең күчмә циклын  м.ф.д., «Н.И. Пирогов исемендәге РМТМУ» ЮББ ФДБББУ ӨҺББФның  сырхауханә һәм социаль педиатрия кафедрасы профессоры, РФ һәм ТР атказанган фән эшлеклесе, РФ Хөкүмәтенең Премиясе лауреаты Валерий Альбицкий уздырды. Лекцияләр вакытында балаларда иммунопрофилактика һәм вакцинопрофилактика турында, көнүзәк мәсьәләләр, социаль педиатрия мәсьәләләре һәм аларны чишү юллары турында фикер алыштылар.

Казан дәүләт медицина университеты Әлмәт медицина профилактикасы үзәге һәм Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе белән бергәләшеп медицина югары уку йортларының тәмамлаучылары өчен «Яшь табиб» проектын җибәрделәр.  Проект кысаларында КДМУ дәвалау һәм педиатрия факультетының  6 курс студентлары шәһәрнең медицина учреждениеләренең: перинаталь үзәк белән Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе сырхауханәсенең, «Татнефть» ААҖ медсанчастенең һәм  Республика онкология диспансеры филиалының эше, белән таныштылар.

«Стоматологик авыруларның профилактикасы үсешенең перспективалары: мәсьәләләр һәм аларны чишү юллары» дигән фәнни-гамәли конференция Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе җирлегендә үтте. Табиблар-стоматологлар балаларның да, өлкәннәрнең дә стаматологик авыруларын профилактикалау буенча лекцияләрне тыңладылар.

21 сентябрьдә Татарстан Республикасында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «ВИЧка тест: Экспедиция» Бөтенроссия акциясе кысаларында ВИЧ-йогышына түләүсез аноним экспресс-тестлауның йомгаклары ясалдылар. Акциядә регионның 4 шәһәре катнашты: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзән. 

Атна эчендә Казанның ашыгыч хезмәт табиблары 7623 тапкыр кешеләр коткарырга чыктылар, аларның җәмәгать урыннарына – 1405 чакыру. 1045 тапкыр медиклар бәхетсез очракларга чыктылар, алардан юл-транспорт һәлакәтләренә – 52 тапкыр. Шул ЮТҺдә 51 кеше зыян күрде, 3 кеше һәлак булды, 29 кеше дәвалау учреждениесенә китерелде. Янгыннарга медиклар 14 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәменең станциясеннән медиклар 98 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5837 чакыру үтәлде, аларның көчле миокард инфарктлары буенча – 55 чакыру, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары  буенча – 198 чакыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International