ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ММЧда Яр Чаллы шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөрүче һәм уртача авырлыктагы хәлдә хастаханәгә салынган бала турында мәгълүмат бастырылды. Мәкалә материалына караганда, баланың әтисе бу килеп чыккан хәлдә мәктәпкәчә учреждениене гаепли. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы шуны хәбәр итә: шушы ук мәктәпкәчә учреждениегә йөрүче башка балалар мондый шикаять белдермиләр, педиатр тарафыннан карап тикшерелгәннәр, йогышлы авырулар турында мәгълүматлар юк. Хезмәткәрләр шулай ук сәламәт.

Яр Чаллы делегациясе БРКХнә һәм РКХнә эш визиты белән килеп китте. КБМҮнең баш табибы Тимур Мөбәрәкшин, педиатрия ярдәме буенча урынбасар Наталья Наговицына, яңа туган балаларның патологиясе бүлеге мөдире Наталья Низенькова, баш шәфкать туташы Марина Мячкина яңа туган сабыйларга медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру белән таныштылар, БРКХдә һәм РКХдә яңа туган балаларның патологиясе һәм яңа туган балаларның реанимациясе бүлекләренә килеп киттеләр. Очрашу Татарстан Республикасында өч баскычлы ярдәм күрсәтү системасы буенча хезмәттәшлек һәм медицина оешмалары арасында тәҗрибә алмашу кысаларында планлаштырылган иде.

Клиниканың ветераннары белән тантаналы очрашу Балалар республика клиник хастаханәсендә узды. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының ветераннар оешмасы рәисе Наил Садыйков, БРКХ баш табибы Айрат Зыятдинов, БРКХ Ветераннар советы рәисе Дамира Галиева һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Ветераннар советы әгъзасы Наҗия Алимова коллегаларын котладылар һәм «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының мактаулы ветераны» исемен бирү тантанасын үткәрделәр. Рәсми өлештән соң Татарстан Республикасының атказанган артистлары катнашында музыкаль концерт башланды. Бүлекләрдәге очрашулар бәйрәмнең дәвамы булдылар, анда ветераннар табибларның яшь буыны белән аралаштылар һәм үзләренең бай тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Кечкенә пациентлардан котлаулар кунаклар өчен аерым сюрприз булды.

 

ТР Хөкүмәте делегациясе эш визиты белән Шаньдун провинциясе (Кытай) башкаласына килде, анда бу көннәрдә провинция һәм Татарстан мөнәсәбәтләренең 10 еллыгына багышланган бизнес-форум уза. «Татарстан-Шаньдун» эшлекле форумында төрле өлкәләрдә, шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсендә дә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Татарстан делегациясе составында БРКХ вәкилләре Шаньдун провинциясенең Сәламәтлек саклау һәм гаиләне планлаштыру комитетында рәсми очрашуда катнаштылар. Актив дискуссиядән соң хезмәттәшлекнең алдагы юллары билгеләнде. Якын көннәрдә делегатлар Кытай традицион медицинасының әйдәүче клиникасына һәм Балалар университет клиникасына барачаклар.

2018 елның 3 октябрендә 15: 00 сәгатьтә Республика клиник тире-венерология диспансеры булышлыгы белән тормышлары псориаз яки псориатик артрит белән бәйле кешеләр өчен чираттагы дәрес узачак. Дәрес белем бирү семинары формасында узачак. Чара Президент грантлары фонды һәм «Тире һәм аллергик авырулар» Регионара хәйрия иҗтимагый оешмасы — бөтен Россия буенча пациентлар өчен күп кенә тематик мәктәпләр һәм башка чаралар уздыра торган иреклеләр берләшмәсе ярдәмендә оештырылды.

Республика клиник онкодиспансеры проекты Татарстан Республикасында «Лукойл» ГАҖнең IX социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында «Яшьләр инициативалары» номинациясендә грант отты. Җиңүчеләргә дипломнарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм «Лукойл» ГАҖ президенты Вагит Алекперов тапшырдылар.

«Казан дәүләт медицина университетында күпьеллык һәм намуслы хезмәтләре өчен» мактаулы билгесен учреждениедә 30 елдан артык эшләгән хезмәткәрләренә тапшырдылар. Алар арасында өзлексез 50 еллык стажлары булган Мәкъсум Фәсах улы Исмәгыйлов – неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасының профессоры һәм Рәшит Билал улы Сагдеев – физик тәрбия һәм сәламәтлек кафедрасының профессоры.


26
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

«Роналд Макдоналд йорты» Хәйрия фонды БРКХдә сәламәтлекнең мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүче медиклар һәм укытучылар өчен семинар уздырды. «Роналд Макдоналд йорты» Хәйрия фондының региональ белем бирү программасы белгечләре Илья Бурый һәм Светлана Ростикова балалар-инвалидлар белән шөгыйльләрдә махсус спорт инвентарен куллануның технологиясе турында сөйләделәр. Оештыручылар программасында сәламәтлекнең мөмкинлекләре чикләнгән балаларның игътибарын һәм коммуникатив күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән махсус күнегүләр булды.

Түбән Каманың 1нче номерлы сырхауханәсендә Өлкән кешеләр көнен билгеләп үттеләр.  Лаеклы ялга киткән Түбән Кама хастаханәсенең хезмәткәрләрен котлаганда, 1нче номерлы сырхауханәнең мөдире Розалия Хәйруллина билгеләде: шундый бәйрәмнәр – ул сырхауханәгә сәламәтлеккә шикаять белән килергә сәбәп түгел, ә коллегалар белән очрашырга, аралашырга, кайчандыр эшләгән кабинетларга кереп китергә сәбәп. Өстәвенә мондый очрашулар табибларның яңа буыны өчен бик файдалы, чөнки 1нче номерлы сырхауханәнең коллективы остазлыкны һәм тәҗрибәгә хөрмәтне һәрчак сәламләде.


25
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

БРКХ нейрохирурглары – нейрохирургия бүлеге мөдире, м.ф.к. Владимир Станислав улы Иванов, бүлекнең табиблары, м.ф.к. Эльза Фагил кызы Фатыйхова һәм Дамир Искәндәр улы Абдуллин 18.09 башлап 22.09 кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә узган VIII Россия нейрохирурглары съездында актив катнаштылар. Владимир Станислав улы Иванов, Идел буе Федераль округында балалар нейрохирургик хезмәт өчен җаваплы баш белгеч буларак, балалар  нейрохирургиясе турында утырышта рәистәш булып кына калмыйча, «Нейрохирургия» юнәлеше буенча балаларга медицина ярдәмен күрсәтү тәртибе турында» Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгын формалаштыруда да катнашты. Утырыш барышында Эльза Фагил кызы Фатыйхова фармакототрыклы эпилепсия белән балаларны дәвалауда бүлек эшенең тәҗрибәсен коллегалары белән уртаклашты; Дамир Искәндәр улы Абдуллин ике доклад хәзерләде: беренчесе – бүлектә уздырылган краниосиностозлар булган балаларның баш сөягендә реконструктив операцияләр турында, икенче доклады гидроцефалиягә ( ми тартмасына су җыелу), атап әйткәндә шунтлаучы системаларны имплантацияләү буенча егерме елга якын тәҗрибәгә багышланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International