ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Лениногорск ҮРХдә гражданнарның льготалы категорияләрен дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды. 2017 ел белән чагыштырганда, компенсацияләр файдасына дарулардан баш тартучылар саны кимеде. Белгечләр уңай динамиканы билгеләделәр: тормыш өчен кирәкле һәм мөһим дару препаратларының  исемлеге һәр елны яңартыла. Исегезгә төшерәбез, 2019 елга дару препаратларын алуны яңадан башлар өчен Россия Пенсион фондына гариза бирергә кирәк – мәҗбүри 1 октябргә кадәр.

 

Республика клиник хастаханәсе  травматология бүлекләренең хезмәткәрләре низагсыз аралашу тренингында катнаштылар. Медицина психологы Ольги Завгородняя җитәкчелегендә катнашучылар низаглы хәлдән чыгуларны һәм аны чишүләрне, бәхәскә юл куймау һәм әнгәмәдәшне тыңлый һәм ишетә алу буенча сәләтләрне үстерү мөмкинлекләрен карап тикшеделәр.

«ФрисландКампина» компаниясе вәкилләренең делегациясе җитлекми туган һәм патология  белән туган балаларның ашатуы белән танышу  максатында Балалар республика клиник хастаханәсенә килеп китте. Визит барышында кунаклар учреждение инфраструктурасын өйрәнделәр. Делегатларга яңа туган һәм җитлекми туган балаларның бүлеген, азыклар саклау пунктларын, яңа туган балаларны реанимацияләү бүлеген  һәм реанимацион консультатив үзәкне күрсәттеләр. Клиника хезмәткәрләре сабыйларны ашатканда кулланыла торган катнашмаларның төрләре турында җентекләп сөйләделәр. «ФрисландКампина» компаниясе Президенты Берндт Кодден БРКХдә эш процессын оештыруның югары дрәҗәсен билгеләде һәм хезмәттәшлектә кызыксыну белдерде.


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

Казанда бәйлелекле кешеләрнең мәсьәләләренә багышланган беренче Җилкәнле көймә регатасы узды. ТР Ресоциализация Фондының Кубогына Җилкәнле көймә регатасын Республика наркологик диспансерның баш табибы Илгиз Әхмәтҗанов һәм Җилкәнле көймә спорты Федерациясенең җитәкчесе Вадим Трофимов тантаналы рәвештә ачтылар.

Россиянең аерым регионнарында, шул санда Татарстанда, яңа туган балалар арасында үлем санының артуы билгеләнде. Моның турында масса-күләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә мәгълүмат пәйда булды. Авторлар балаларның үлү сәбәпләре турында сөйлиләр һәм балалар туу статистикасына таяналар.


7
август, 2018 ел
сишәмбе

Социаль хезмәтләрнең җыелмасын дарулар рәвешендә алудан баш тарткан Татарстанда яшәүчеләрнең саны  ИФОдагы һәм тулаем Россия буенча санына караганда түбәнрәк. Республика буенча баш тартучы кешеләр буенча күрсәткеч 66,9 процент, округ буенча – 82,5 процент, РФ буенча – 75 процент  тәшкил итә. Моның турында бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков белдерде.

Республика клиник хастаханәсенә эш визиты белән Идел буе федераль округының баш штаттан тыш пульмонологы Александр Жестков (Самара шәһ.) һәм Идел буе федераль округының баш штаттан тыш клиник фармакологы Артур Левитан (Саратов шәһ.) килеп киттеләр. Кунакларны баш табиб Рафаэль Шәвалиев, медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары, терапевтик хезмәтнең җитәкчесе Раиса Гуслякова, пульмонология бүлегенең мөдире, югары категорияле табиб-пульмонолог  Виктор Ильинский, клиник фармакология бүлегенең мөдире Людмила Кулагина һәм Идел буе федераль округында клиник микробиология һәм микробларга бирешмәүчәнлек буенча Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече, РКХ клиник бактериология лабораториясенең мөдире, югары категорияле табиб-бактериолог Инна Вәлиуллина каршы алдылар.

Әгерҗе үзәк район хастәханәсенең хезмәткәрләре «Сәламәт гаилә – нык гаилә» дигән акция оештырдылар. Балаларга һәм аларның әти-әниләренә,  алар өчен гаилә нәрсә ул, дип рәсем ясарга тәкъдим иттеләр. Белгечләргә балаларны һәм әти-әниләрен уртак иҗади эшчәнлеге аша берләштерүгә булышырга мөһим булды. Медиклар акциянең катнашучыларына нәкъ сәламәт гаилә җәмгыятебезнең нигезе булып торганны сөйләделәр һәм истәлеккә мәгълүмати буклетлар калдырдылар.

Бөтен дөнья күкрәк белән ашату атнасының кысаларында «Азино» Балалар сырхауханәсендә тематик Пациент мәктәбе узды. Ата-аналарга баланың сәламәтлеге өчен күкрәк сөтенең мөһимлеге һәм файдасы турында сөйләделәр. Пациент мәктәбенә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш балалар диетологы, КДМУның балалар авыруларының пропедевтикасы һәм факультет педиатриясе кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы, профессор, РФ Сәламәтлек саклау отличнигы Резеда Фәйзуллина булышлык күрсәтте. Ананың сөте баланслы булу өчен ана нәрсә белән тукланырга тиешлеге турында ул ата-аналарга сөйләде.

Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков округ мультидисциплинар бригадасы вәкилләре белән очрашты. Мондый бригадалар РФ субъектларына региональ медицина оешмаларына оештыру-методик ярдәм күрсәтү өчен чыктылар.

Мультидисциплинар бригадасы вәкилләре Татарстанның иң эре клиникаларын шулай ук амбулаторияләр һәм сырхауханәләр челтәрен карадылар. Татарстанда медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру тәэсирлеләрдән берсе. Очрашу ахырында билгеләнгән юнәлешләр буенча эшне камилләштерү буенча киңәшләр бирелделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International