2018 елның 8 августында 11:00 сәг. ТР Ресоциализация Фондының Кубогына Җилкәнле көймә регатасының ачылуы булачак. Идел акваториясендә крейсер яхталарында спорт ярышларда дәвалау-реабилитацион ярдәмнең тулы циклын узган һәм бәйлелекне җиңгән шәхесләр катнашачак.
Республика клиник хастаханәсендә пациентлар өчен «Инсульт мәктәбе» узды. РКХ инсульт үзәгенең табибы неврологы Шамил Богданов инсульт белән авыр пациентларны карауның төп принциплары һәм реабилитацияләү алымнары турында сөйләде. Белгеч пациентларны карауның мөһим кагыйдәләрне тавышландырды: торыш белән дәвалауның төп принциплары, авыручыны куркынычсыз күчерү принциплары, компрессион бинтны кую кагыйдәләре, тирне карау, чиләнеп тишелгән урыннарны бәяләү, дәвалау һәм профилактикалау. Ортопедик бандажларны киеп йөртүнең кагыйдәләре турында неврология бүлегенең баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары белән авыручылар өчен ДФК табибы Евгений Акишин сөйләде.
Чистай үзәк район хастаханәсендә йогышлы авыруларны иммунопрофилактикалау буенча медицина советы булды. Киңәшмәдә сырхауханәләр мөдирләре, гомуми практика табиблары, участок педиатрлары һәм хастаханәнең шәфкать туташлары катнаштылар. Көн тәртибендә агымдагы елның 7 ай эчендә Милли календарь буенча һәм эпидемик күрсәткечләр буенча профилактик прививкалар планын үтәү мәсьәләләре күтәрелде. Белгечләр профилактик прививкалардан баш тартучы ата-аналар белән мәгърифәтчелек эшен көчәйтүнең кирәклеге турында фикер алыштылар.Чистай районы буенча вакциналарның бар төрләреннән баш тарту белән 54 бала теркәлгән. Киңәшмә барышында профилактик прививкалар планын үтәүне тәэмин итергә һәм педиатрик участокларда вакцинациядән баш тартулар буенча эшне активлаштырырга карар кабул ителде.
Иртәгә, 7 августта, «Азино» Балалар сырхауханәсендә баланы күкрәк белән ашатуга багышланган Пациентлар мәктәбе булачак. Балалар республика клиник хастаханәсенең белгечләре ата-аналар белән профилактик әңгәмә үткәрәчәкләр һәм бөтен кызыксындыручы сорауларга җавап бирәчәкләр. Чара 13.00 сәг. Казан, Хәйдәр Бигичев ур., 20 адресы буенча башланачак. Бөтен теләүчеләр чакырылалар.
6 августта «Дөнья табиблары тынычлык өчен» Халыкара көне билгеләнә. Истәлекле, дата фаҗига турында, табибларның тынычлык өчен көрәштә роле турында һәм сугышны тулаем алганда кисәтүне искә төшерер өчен, Япония шәһәре Хиросиманы бомбардировка еллыгына туры китерелгән.
Татарстан Республикасында гражданнарның льготалы категорияләренә социаль пакетны (медицина өлешен) бирү турыда иртәгә 7 августта 10:00 сәг. ТР Министрлар кабинетында брифингта сөйлиячәкләр.
Спикерлар: ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков һәм ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева. ММЧ вәкилләре катнашуга чакырылалар.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 6853 тапкыр чыктылар, алардан иҗтимагый урыннарга – 1391 чакыру. 965 тапкыр медиклар бәхетсез очракларга, шул санда ЮТҺ урыннарына 50 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 54 кеше зыян күрде, 36 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. 2 кеше вафат булды. Янгыннарга медиклар 29 тапкыр чыктылар. Бала табуларга ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән Казан медиклары 85 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенчага 5163 чакыру үтәлде, шул санда баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 211 һәм көчле миокард инфарктлары – 54.
Апас үзәк район хастаханәсе җирлегендә кичектергесез ярдәм күрсәтү буенча белем бирү семинары узды. Экстремаль хәлләрдә беренче медицина ярдәмен күрсәтү турында медицина хезмәткәрләренә коткару хезмәте үзәгенең белгече Алексей Бойков сөйләде. Ул практикада күрсәтте, ничек гадәттән тыш хәлләрдә беренче табибка кадәр ярдәм күрсәтергә.
«Пациентлар мәктәбе» Яр Чаллыда «Икенче сулыш» дигән онкология авырулары белән кешеләргә булышлык күрсәтү үзәгенең җирлегендә узды. Килүчеләр алдында Республика клиник онкология диспансерының Яр Чаллы филиалы баш табибы Алмаз Хәҗиев чыгыш ясады. Үз докладында ул шәһәрдә онкология хезмәте үсешенең алдагы планнарын билгеләде.
Якынча 500 мең тапкыр татарстанлылар 2018 елның беренче яртыеллыгында ТР дәүләт хезмәтләре Порталында махсус сервис ярдәмендә һәм «ТР Хезмәтләренең» мобиль кушымтасында алынган медицина хезмәтләренең сыйфатын бәяләделәр. Шул ук вакытта «бишле» бәяләү куелган очракларның 85%. Хезмәтләр буенча кире элемтәне күрсәтүдә иң зур активлыкны Казанда, Чаллыда, Түбән Камада торучылар күрсәттеләр.