Казанда «Туберкулезны дәвалауның һәм диагностикалауның хәзерге заман аспектлары» дигән халыкара катнашуы белән Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция эшендә 200 гә якын катнашучы – Россия Федерациясенең һәм Идел Буе Федераль округының, Беларусь Республикасының фтизиатрия буенча әйдәп баручы белгечләре, туберкулезга каршы эш өчен җаваплы табиб-фтизиатрлар, терапевтлар, педиатрлар, гомуми практика табиблары, белгечләр, катнаштылар.
Алабуга үзәк район хастаханәсенең медицина профилактикасы кабинетының белгечләре «Космос» һәм «Яшь төзүче» балалар сәламәтләндерү лагерьларындагы балалар янында булдылар, анда алар ни өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга мөһим икәнлеге турында сөйләделәр. Табиблар эчкечелекне һәм наркоманияне профилактикалау, туберкулезны профилактикалау турында сүз кузгаттылар. Моннан тыш, балаларга профилактик видеороликлар күрсәттеләр һәм тәмәке тартуның зыяны, дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмати буклетлар тараттылар.
Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе белгечләре Омск өлкәсеннән килгән коллегалары белән тәҗрибәләрен уртаклаштылар. Омск өлкәсе сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Дмитрий Вьюшков, №9 Клиник медицина-санитария бүлегенең баш табибы Юрий Шаповалов, №1 ашыгыч медицина ярдәменең ДКХ баш табибы Александр Мураховский, Омск ДМУ неврология кафедрасының мөдире, профессор Алексей Рождественский эш визиты белән Татарстанга килеп киттеләр. Визит барышында делегация әгъзалары Яр Чаллы шәһ. АМЯХ Кан тамырлары үзәгенең эшен оештыру тәҗрибәсен өйрәнделәр. Кунаклар кабул итү-диагностикалау бүлеге белән таныштылар, пациентлар тарафыннан диагностик тикшеренүләрне узуларның алгоритмын һәм баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы белән авыручылар өчен неврология бүлегенең эшен өйрәнделәр.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары 6878 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, алардан җәмәгать урыннарына – 1586 чакыру. Бәхетсезлек очракларына табиблар 1161 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәте урыннарына – 46 тапкыр. Шул ЮТҺдә 41 кеше зыян күрде, 18 кеше дәвалау учреждениеләренә китерелде. Янгыннарга табиблар 16 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 73 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5041 чакыру башкарылды, алар арасында көчле миокард инфаркты – 46, баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы – 177.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков FIFA 2018 футбол буенча Дөнья чемпионатын оештыруда һәм уздыруда катнашкан медицина хезмәткәрләренә һөнәри хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Тантаналы чара Республика клиник хастаханәсе каршындагы AMTEC KAZAN Югары медицина технологияләренең мәгариф үзәгендә узды. Рәхмәт хатлары белән 270 табиб һәм медицина хезмәткәре билгеләп үтелде.
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында медицина туризмына багышланган киңәшмә узды. Видеоконференция катнашучылары булып Чехия, Үзбәкстан, Кырым, Башкортстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Саратов, Казан һәм Түбән Новгород вәкилләре тордылар. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер конференция рәисе булды. Конференциядә Балалар клиник хастаханәсе вәкилләре – тышкы үсеш буенча баш табиб урынбасары Алла Гомәрова һәм ТР ССМ хирургик ярдәм буенча баш табибы урынбасары, баш штаттан тыш балалар хирургы Владимир Филатов катнаштылар.
Бүген «Татарстан Республикасының Медицина туризмы» проектын гамәлгә ашыру максатыннан туризм буенча ТР Дәүләт комитеты Рәисе Иванов Сергей Евгений улы, туризм индустриясенең үсеше бүлеге башлыгы Софьина Анастасия Валерий кызы, Әзербайҗан республикасында ТР даими вәкиле Закиров Альфред Фирдаус улы җитәкчелегендә Татарстан туроператорларының вәкилләре делегациясе Балалар республика клиник хастаханәсендә булдылар.
Чирмешән районының табиблары «Ирләр сәламәтлеге атнасы» акциясе кысаларында Яңа Чишмә районыннан булган хезмәттәшләреннән эстафетаны алдылар. Шушы акция кысаларында район предприятиеләрендә эшләүче ирләр уролог консультациясен алырга, лекцияне тыңларга, шулай ук артериаль кан басымы дәрәҗәсен үлчәтә һәм ЭКГ ясарга мөмкин иделәр. Моннан тыш, 45 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар ПСАга кан тапшырдылар.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 6736 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, алардан җәмгыять урыннарына – 1521 чакыру. 1113 тапкыр табиблар бәхетсезлек очракларына чыктылар, алардан юл-транспорт һәлакәтләренә – 41 тапкыр. Әлеге ЮТҺдә 46 кеше зыян күрде, 29 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга табиблар 14 мәртәбә чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең табиблары 72 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 4922 чакыру башкарылды, алар арасында көчле миокард инфарктына – 45, көчле баш мие кан әйләнешенең бозылуына – 175.
Балалар республика клиник хастаханәсенең хезмәткәрләре «Коммуникатив сәләтләрне үстерү, аралашу психологиясе, конфликтлар белән идарә итү» темасына тренингта катнаштылар. Тренинг психолог, бизнес-тренер, коуч һәм арт-терапевт Татьяна Савельева җитәкчелегендә узды.