Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Гомер юлы» дигән көчле авырулы балаларны коткару хәйрия фондының Президенты Фаина Захарова белән очрашты. Очрашу ТР сәламәтлек саклау Министрлыгында узды.
Чирмешән үзәк район хастаханәсенең хезмәткәрләре, яшьләр бүлеге һәм Үзәк район китапханәсе белән берлектә, «Кояшлы» җәйге сәламәтләндерү лагеренә баруны оештырдылар. Белгечләр лагерьда ял итүче мәктәп укучыларына наркотикларның, тәмәке тартуның һәм алкогольнең зыяны турында сөйләделәр, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча лекция укыдылар.
Яр Чаллының сәламәтлек саклау учреждениеләренең медицина хезмәткәрләре арасында 18нче «Сәламәтлек» спартакиадасы узды. Спорт ярышлары ТР ССМ Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең шәһәр профсоюз оешмасы тарафыннан оештырылдылар. Спартакиаданың төп максаты – медицина хезмәткәрләрен физик культурасы һәм спорт белән систематик шөгыльнүгә җәлеп итү. Шәһәрнең 32 медицина учреждениесенең хезмәткәрләре шундый спорт төрләрендә ярыштылар: канат тарту, бадминтон, җиңел атлетика һәм хатын-кызлар волейболы.
Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә «Медицинада коррупция. Табиб һәм Пациент» конференциясе узды. Медицина хезмәткәрләре коррупция күренешләре карашыннан табиб һәм пациент үзара мөнәсәбәтләре турында фикер алыштылар, шулай ук шушы мәсьәләнең психологик аспектларын ачыкларга тырыштылар. Конференциядә тәфсилле докладлар белән ТКҮРКПХнең баш табибы Хәбибулла Әхмәдов, прокурор ярдәмчесе Руслан Гареев, ТКМР Советының коррупциягә каршы көрәш буенча бүлеге башлыгы Илдар Ильясов, медицина психологы Елена Барашкова, шулай ук ТКМР Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Венера Рәхимова чыгышлар ясадылар.
Татарстанда видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы СПИД белән көрәш буенча ведомствоара комиссиянең (ТР МК карамагындагы ВАК) чираттагы утырышы узды. Комиссия эшендә ТР МК карамагындагы ВАК әгъзалары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы аппаратының хезмәткәрләре катнаштылар. Муниципаль берәмлекләрнең селектор киңәшмәләренең залларында ведомствоара комиссия рәисләре һәм әгъзалары, медицина бүлеге буенча баш табибларның урынбасарлары, ВИЧ-йогышлы авыручылар белән эш өчен җаваплы белгечләр, республика министрлыкларының һәм ведомстволарының вәкилләре булдылар.
Казанда шәһәр хастаханәләрендә һәм сырхауханәләрендә табибларның җитешмәүчелеге барлыкка килде. Бүгенгә Татарстан башкаласында барлыгы 152 вакансия ачык. Мәсәлән, Казанның ашыгыч медицина ярдәменә генә дә 42 табиб кирәк. Бүген республика башкаласында гомуми практика табиблары вакансияләре – алты.
2013 елда Казанда «Рональд Макдональд йорты» ачылды. Эшләү дәверендә ул бөтен республикадан 7600дән артык баланы һәм ата-ананы кабул итте. Бу түләүсез гаилә кунакханәсе Балалар республика клиник хастаханәсендә озак дәваланучы балаларның ата-аналары өчен төзелде.
2018 елның 11 июленнән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге» ДАУ директоры вазыйфасына Диләрә Камил кызы Швецова билгеләнде.
Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Идарәсе белән берлектә Республика СПИД үзәге «Казан компрессор машиналары төзелеше заводы» ААҖ хезмәт коллективы өчен ВИЧ-йогышына аноним экспресс-тест үткәрделәр. Белгечләр зарарлануның профилактикасы һәм куркынычлары турында сөйләделәр һәм тыңлаучылардан булган сорауларга җавап бирделәр. Теләүчеләр ВИЧ-йогышына түләүсез аноним экспресс-тест уздылар. Акция кысаларында үзләренең ВИЧ-статусын 43 кеше белде.
Исегезгә төшерәбез, шулай ук Казан шәһәре яшәүчеләренең һәм кунакларының, Ачык ишекләр көннәре кысаларында Республика СПИД үзәгендә эш көннәрендә 12.00 сәгатьтән башлап 15.00 сәгатькә кадәр Казан шәһ., Н. Ершов ур., 65 адресы буенча түләүсез аноним тест узып, 15 минут эчендә үзләренең ВИЧ-статусын белергә мөмкинлекләре бар.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары элеккечә халык үлеменең төп сәбәпләре арасында беренче урында торалар. Кан тамырлары һәм йөрәк авыруларының үсеше куркынычлыгы җәен аеруча арта. Неврологлар билгеләп үткәнчә, йөрәк-кан тамырлары системасы белән проблемалары булган һәр кешедә инсульт килеп чыгарга мөмкин. Өянәктән соң кичекмәстән табибны чакыртырга мөһим. Авыручы баш авыртуга, көчсезлеккә зарланырга мөмкин, шулай ук еш кына сәбәп булып бит тирәсендә яки берәр кул-аякның сизү сәләтен югалту, сөйләм бозылу, аң югалту тора.