Татарстанда видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы СПИД белән көрәш буенча ведомствоара комиссиянең (ТР МК карамагындагы ВАК) чираттагы утырышы узды. Комиссия эшендә ТР МК карамагындагы ВАК әгъзалары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы аппаратының хезмәткәрләре катнаштылар. Муниципаль берәмлекләрнең селектор киңәшмәләренең залларында ведомствоара комиссия рәисләре һәм әгъзалары, медицина бүлеге буенча баш табибларның урынбасарлары, ВИЧ-йогышлы авыручылар белән эш өчен җаваплы белгечләр, республика министрлыкларының һәм ведомстволарының вәкилләре булдылар.
Казанда шәһәр хастаханәләрендә һәм сырхауханәләрендә табибларның җитешмәүчелеге барлыкка килде. Бүгенгә Татарстан башкаласында барлыгы 152 вакансия ачык. Мәсәлән, Казанның ашыгыч медицина ярдәменә генә дә 42 табиб кирәк. Бүген республика башкаласында гомуми практика табиблары вакансияләре – алты.
2013 елда Казанда «Рональд Макдональд йорты» ачылды. Эшләү дәверендә ул бөтен республикадан 7600дән артык баланы һәм ата-ананы кабул итте. Бу түләүсез гаилә кунакханәсе Балалар республика клиник хастаханәсендә озак дәваланучы балаларның ата-аналары өчен төзелде.
2018 елның 11 июленнән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге» ДАУ директоры вазыйфасына Диләрә Камил кызы Швецова билгеләнде.
Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Идарәсе белән берлектә Республика СПИД үзәге «Казан компрессор машиналары төзелеше заводы» ААҖ хезмәт коллективы өчен ВИЧ-йогышына аноним экспресс-тест үткәрделәр. Белгечләр зарарлануның профилактикасы һәм куркынычлары турында сөйләделәр һәм тыңлаучылардан булган сорауларга җавап бирделәр. Теләүчеләр ВИЧ-йогышына түләүсез аноним экспресс-тест уздылар. Акция кысаларында үзләренең ВИЧ-статусын 43 кеше белде.
Исегезгә төшерәбез, шулай ук Казан шәһәре яшәүчеләренең һәм кунакларының, Ачык ишекләр көннәре кысаларында Республика СПИД үзәгендә эш көннәрендә 12.00 сәгатьтән башлап 15.00 сәгатькә кадәр Казан шәһ., Н. Ершов ур., 65 адресы буенча түләүсез аноним тест узып, 15 минут эчендә үзләренең ВИЧ-статусын белергә мөмкинлекләре бар.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары элеккечә халык үлеменең төп сәбәпләре арасында беренче урында торалар. Кан тамырлары һәм йөрәк авыруларының үсеше куркынычлыгы җәен аеруча арта. Неврологлар билгеләп үткәнчә, йөрәк-кан тамырлары системасы белән проблемалары булган һәр кешедә инсульт килеп чыгарга мөмкин. Өянәктән соң кичекмәстән табибны чакыртырга мөһим. Авыручы баш авыртуга, көчсезлеккә зарланырга мөмкин, шулай ук еш кына сәбәп булып бит тирәсендә яки берәр кул-аякның сизү сәләтен югалту, сөйләм бозылу, аң югалту тора.
Бүген Зәй шәһәрендә «Зәй тәбибы (Доктор Зай)» округ студент медицина отрядының хезмәт семестрын тантаналы ачтылар.
Бу беренче округ медицина хезмәт проекты, һәм анда Россия Федерациясенең 9 субъектыннан медицина отрядларының студентлары катнашалар. 2 ай дәвамында яшьләр Зәй муниципаль районының ҮРХдә кече һәм урта медицина персоналы сыйфатында эшлиячәкләр.
Отряд рухын һәм студентларның илһамын күтәрү өчен сәламләү сүзләре белән Идел буе федераль округының студентлар отряды штабының командиры Ислаев Василий Филипп улы, социаль мәсьәләләр буенча Башкарма комитетының җитәкчесе Чапков Александр Владимир улы, «Зәй ҮРХ» ДАССУ баш табибы Амеров Рим Риф улы һәм «РСО» ЯГРҖОның үзәк штабында студент медицина отрядларының җитәкчесе Сидорова Кристина Анатолий кызы чыгыш ясадылар. Шулай ук яшьләргә булышлык күрсәтергә җирле отрядлар вәкилләре килделәр. Аларның санында «Легенды 17» СПО булды. Аның комиссары - Марк Салмин – үз штабының гимнын җырлады. Аннары «Зәй тәбибы» ОСМОның һәр студентына путевка бирелде, димәк, алар өчен җәйге хезмәт семестрына старт бирелде.
Бүген Рональд Макдональд Йортында БРКХ кечкенә пациентлары һәм аларның әти-әниләре өчен «Яшелчә смузи, снэклар, яшелчә ролл» дигән кулинар мастер-класс узды, анда балалар үзләрен өлкән пешекчеләр ролендә сынап карый алдылар.
Казан шәһ. Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты һәм Балалар республика клиник хастаханәсе мастер-классның оештыручылары булдылар.
Кухня пычаклары, такталар һәм блендер белән коралланып, департаментның һәм клиниканың хезмәткәрләре балалар белән бергә тәмле һәм файдалы төшке аш хәзерләделәр. Балалар капкалап һәм ял итеп алганнан соң, алар алдында диетолог Наталия Ефимова дөрес туклану турында лекция белән чыгыш ясады.
Яңа Чишмә муниципаль районында «Ирләр сәламәтлеге атналыгы» акциясе узды. Акция кысаларында атна дәвамында предприятиеләрдә эшләүче ирләр уролог консультациясен алырга, лекцияләр тыңларга, үзләренең кан басымы дәрәҗәсен белергә, ЭКГ ясатырга мөмкин иделәр. 45 яшьтән өлкәнрәк ирләр ПСАга кан тапшырдылар.
Актив атна Яңа Чишмә ҮРХ баш табибы Рәфис Вафин чыгышыннан башланды. Район администрациясенең киңәшмәсендә ул ирләрнең сәламәтлек буенча хәлләре: проблемалар һәм хәл итү юллары турында сөйләде. Велосипедлар ярышы белән «Ирләр сәламәтлеге атнасы» эстафетасы Чирмешән районына тапшырылды.
Татарстанда мәсьәләләр, шикаятьләр һәм гражданнарның тәкъдимнәре буенча «Халык тикшерүе», ТР сәләмәтлек саклау Министрлыгының бердәм тәүлек буе эшли торган «кызу линия» телефоны, шулай ук интернет-кабул итү бүлмәсе сәләмәтлек саклау Министрлыкның сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә эшлиләр.