Медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чарада Ашыгыч медицина ярдәменең 39 табибын һәм фельдшерын Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Казан шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсенең мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Баш табиб Фәрит Галяутдинов барлык хезмәткәрләргә фидакарь хезмәтләре, һөнәри осталыклары һәм җаваплылыклары, һөнәргә бирелгәнлекләре һәм тугрылыклары өчен рәхмәтен белдерде. Медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән А. В. Аухадеев исемендәге Казан музыка көллиятенең студентлары котладылар.
Түбән Камада туберкулезның, ВИЧ-йогышының һәм җенси юл белән күчә торган йогышларның таралуын профилактикалауга, кисәтүгә һәм алар белән көрәшкә багышланган ведомствоара комиссия утырышы узды. Комиссия эшендә ТКМР Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айдар Фаретдинов һәм ТКМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Венера Рәхимова катнаштылар.
Бүген Республика клиник хастаханәсендә «Подписчик көне» үтә. Чарада «Татмедиа» АҖнең генераль директоры Андрей Кузьмин, РКХ баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, әйдәп баручы татарстан басмаларының вәкилләре: «Казанские Ведомости», «Шәһри Казан» газеталарының, «Сөембикә», «Татарстан» журналларының мөхәррирләре катнашалар. Барлык теләүчеләр клиниканың хезмәткәрләре һәм пациентлары өчен Татарстан Республикасының һәртөрле басмасына язылуны оформить итә алалар. «Язылу бүләк ит» акциясе кысаларында Республика клиник хастаханәсенең һәр бүлеге үзенең ветераннарын бүләк рәвешендә татарстан газеталарына һәм журналларына язылдырачак.
Әлмәт муниципаль районының башкарма комитетының җитәкчесе Марат Гыйрфанов медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. РФ һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының мактау грамоталары, «ТР сәламәтлек саклавының мактаулы хезмәткәре» дигән тармак билгесе белән бүләкләү тантанасын ТР ССМның ӘМР буенча сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Вера Головина үткәрде. «Авыручылар белән аларның проблемаларын уртаклашу бик катлаулы, һәм моның өчен сезгә чын күңелдән зур рәхмәт. Бәйрәмнәрдә генә түгел, гадәти көннәрдә дә «Рәхмәт, доктор» сүзләрен ишетү – бик кыйммәтле», – дип белдерде ул хезмәттәшләренә рәхмәт сүзләрен. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Әлмәтнең медицина хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвешен һәм актив озын гомерне пропагандалау максаты белән төрле спорт ярышларында актив катнашалар. Бүгенге көндә Әлмәт муниципаль районының медицина учреждениеләрендә 589 табиб һәм 2 109 шәфкать туташы хезмәт куя.
Игътибар! «Сәламәтлек саклауны оештыру һәм иҗтимагый сәламәтлек» белгечлеге буенча аттестация үткәрүнең урыны үзгәрде.
2018 елның 19 июненнән башлап «Сәламәтлек саклауны оештыру һәм иҗтимагый сәламәтлек» белгечлеге буенча аттестация «Республика медицина мәгълүмати-аналитик үзәге» ДАССУдә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһ., Гадел Кутуй ур., 88 йорт.
Аттестация өчен документларны кабул итү Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының кабул итү сәгатьләрендә түбәндәге адрес буенча алып барыла: Казан шәһ., Островский ур., 11/6, каб.104.
Аттестация турында тулырак мәгълүмат minzdrav.tatarstan.ru Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында «Медицина белемен бирү һәм аттестацияләү бүлегенең мәгълүматы» бүлегендә урнаштырылган.
2нче номерлы Балалар шәһәр хастаханәсендә «Тормышка куркыныч янаган халәтләрнең: яңа туган балаларның персистистенцияләнүче үпкә гипертензиясенең һәм пульсоксиметрия алымы белән критик тумыштан йөрәк загыйфлегенең – неонаталь скринингы» проектын Татарстан Республикасында гамәлгә ашыруга багышланган гамәли семинар узды. Табибларны-педиатрларны һәм неонатологларны укытуны Казан дәүләт медицина академиясенең сырхауханәләр педиатриясе курсы белән педиатрия кафедрасы тарафыннан үткәрелә торган «Неонатологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән йөреп-читтән торып уку циклы кысаларында уздырдылар. Докладлар белән Казан шәһәре медицина учреждениеләренең белгечләре чыгыш ясадылар, семинар ахырында пульсоксиметриянең неонаталь скринингын гамәли куллану буенча мастер-класс узды.
Яр Чаллыда Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан сәламәтлек саклау тармагының ветераннарын зурладылар. Шәһәр һәм республика җитәкчелегенең Мактау грамоталары белән 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең хезмәткәрләре билгеләнде: кардиология бүлегенең мөдире Венера Гыйльфанова һәм табиб анестезиолог-реаниматолог Галина Соловьева. Моннан тыш, «Иң яхшы табиб – 2018» шәһәр һөнәри осталык конкурсының лауреаты дипломы белән 1нче номерлы неврология бүлегенең мөдире Наталья Веретенникова бүләкләнде.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәме хезмәтенең табиблары 7200 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1445 чакыру. Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм медиклары 1021 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәте урыннарына – 40 тапкыр. Шул ЮТҺдә 43 кеше зыян күрде, 1 кеше вафат булды, 25 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга табиблар 17 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 86 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5639 чакыру башкарылды, шул санда көчле миокард инфарктларына – 52 һәм баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуларына – 188 чакыру туры килде.
ХӨРМӘТЛЕ КОЛЛЕГАЛАР!
Һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Сезнең осталыгыгыз һәм тәҗрибәгез, сезнең кешелеклелегез, риясызлыгыгыз һәм фидакарьлелегез җәмгыятьтә медик һөнәрен иң хөрмәтлеләрнең берсе иттеләр. Вакыт, технологияләр һәм тормыш кыйммәтләре үзгәрәләр, үзгәрешсез кала бер нәрсә – табибларның һәм шәфкать туташларының кайгыртучан куллары һәм игелекле йөрәкләре. Бу – медикларда буыннан буынга күчә торган нигезләрнең нигезе.
Бүген безнең төп бурычыбызның үтәлүе – һәр кешегә медицина ярдәмен күрсәтү мөмкинлегенең һәм сыйфатының тәэмин ителүе, беренче чиратта, нәкъ менә сезгә бәйле.
Кайда гына сез эшләсәгез дә: салада яки шәһәр хастаханәсендә, ашыгыч ярдәм бригадасының составында яки югары технологияләр үзәгендә, сезнең һәрберегездән кешеләрнең сәламәтлекләре һәм гомерләре тора. Исегездә тотыгыз, бер генә, хәтта иң заманча аппарат та пациентка сизгер һәм игътибарлы мөнәсәбәтне алмаштыра алмый.
Сезгә үзегезнең һөнәрегез өчен оптимистлыкны һәм горурлыкны саклап калырга чын күңелдән телим! Энтузиазм, кешеләрне ярату һәм иҗади инициатива сездә бетмәсен! Хезмәттә уңышларыгыз һәм рәхмәтле пациентлар сезне куандырсыннар!
Татарстан Республикасының
сәламәтлек саклау министры
Марат САДЫКОВ
Бүген Республика кан үзәгендә Бөтендөнья кан донорлары көненә багышланган донор акциясе узды. Акциянең оештыручылары булып «Игелекле Казан» иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы тора. Үзләренең ярдәм итәргә теләкләрен 200 шәһәр кешесе белдерде, алар арасыннан 149 кеше донор булды. Нәтиҗәдә кан банкы 76,437 литрга тулыланды. Коткару канында мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү теләге белән акциягә шатланып кушылулары турында акциянең күп кенә катнашучылары билгеләп үттеләр.