Апас ҮРХ җирлегендә Идел буе регионында онкологик ярдәмен күрсәтүне камилләштерүгә һәм онкологик авырулардан үлүчеләр санын киметүгә багышланган районара семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәгә үзәк район хастаханәләренең баш табиблары һәм урынбасарлары, шулай ук беренчел онкология кабинетларының табиблары чакырылган иделәр. Катнашучылар алдында докладлар белән Идел буе регионының баш онкологы, Казан дәүләт медицина академиясенең ректоры Рөстәм Хәсәнов, Республика клиник онкология диспансерының баш табибы Илгиз Һидиятов һәм оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары Светлана Габитова чыгыш ясадылар. Шулай ук семинар кысаларында диспансеризациянең йомгаклары һәм аны үткәргәндә табиблар эшенең күчмә формасы турында фикер алыштылар.
Ел саен 14 июньдә дөньяның төрле илләрендә Бөтендөнья кан донорлары көне билгеләп үтелә. Бу көн кешеләрнең гомерләрен коткару өчен кирәкле булган үзләренең каннарын ирекле рәвештә һәм бушлай тапшырган кешеләргә багышланган. Акция канда мохтаҗ пациентлар өчен канның һәм кан продуктларының сыйфатын, куркынычсызлыгын һәм булуын тәэмин итү өчен даими кан донорлыгының кирәклеге турында хәбәрдар булуны арттыруга чакырылган. 2018 елда Бөтендөнья кан донорлары көненең лозунгы – «Башкалар турында уйла. Канны тапшыр. Тормыш белән уртаклаш».
Татарстанда кан дефициты булмый. Бу хакта «Татар-информ» МАда матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгенең баш табибы Рамил Тураев сөйләде.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Казан дәүләт медицина университетына, Казан дәүләт медицина академиясенә, Башкорт дәүләт медицина университетына һәм Самара дәүләт медицина университетына максатчан кабул итүнең квоталары буенча клиник ординатурага укырга керүгә конкурс игълан ителде.
14 июньдә Республика клиник хастаханәсендә Донор көне узачак. Акциядә Россиянең Мактаулы донорлары катнашачаклар, алар күп еллар дәвамында кешеләрнең гомерләрен саклап калу хакына бушлай кан тапшыралар. Республика клиник хастаханәсенең кан җибәрү бүлеге тарафыннан ел саен 6000нән артык донор кабул ителә. Моннан тыш, учреждениенең 16 хезмәткәре Россиянең Мактаулы доноры исеменә ия, алар арасында - табиблар, шәфкать туташлары, фельдшер-лаборантлар, медицина регистраторлары һәм кече медицина персоналы.
Әлмәттә Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан «Ягез әле, доктор» иҗади конкурсы узды. Анда сигез яшь белгеч катнашты, алар бер ел элек перинаталь үзәк белән Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең педиатрлар һәм тар белгечләр сафын тулыландырдылар. Баш табиб Лидия Исмәгыйлева чакыруы буенча Казанның, Оренбургның һәм Ижевскның медицина югары уку йортларын тәмамлаганнан соң биш табиб-участок педиатры, балалар хирургы, невролог һәм отоларинголог Әлмәткә күченделәр. «Ягез әле, доктор» конкурсы кысаларында катнашучылар «Визитка» хәзерләделәр, табиб һөнәре белән бәйле сорауларга җавап бирделәр, шулай ук талантлар конкурсында катнаштылар.
СПИДны һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аның белән көрәш буенча республика үзәге Ачык ишекләр көненә чакыра. Казан халкында һәм кунакларында ВИЧ-йогышына түләүсез аноним экспресс-тест узу, шулай ук белгечләрнең һәм психологларның консультациясен алу мөмкинлеге булачак. СПИД республика үзәге 2018 елның 18 июненнән башлап 13 июленә кадәр эш көннәрендә 12.00 сәгатьтән башлап 15.00 сәгатькә кадәр Казан шәһ, Н. Ершов ур., 65 адресы буенча барлык теләүчеләрне көтә.
Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәме хезмәтенең табиблары 7064 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1377 чакыру. Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм медиклары 967 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәте урыннарына – 42 тапкыр. Шул ЮТҺдә 42 кеше зыян күрде, 37 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 95 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5310 чакыру башкарылган, шул санда миокард инфарктларына – 65 һәм баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуларына – 199 туры килде.
17 июньдә 14.00 сәгатьтә «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2018» («Ак чәчәкләр») Республика конкурсы тантанасының трансляциясе «Яңа гасыр телекомпаниясе» телеканалында узачак. Исегезгә төшерәбез, 7нче июньдә Казанда «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2018» Республика конкурсының йомгакларын ясадылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«Ел табибы – Ак чәчәкләр 2018» Республика конкурсы тарихында беренче тапкыр номинантларны һәм Татарстанның медицина берләшмәсен Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова котлады.
Быел чара унберенче тапкыр уздыдрылды.
2018 елның 2 июлендә Арчада «Пульмонология: рекомендацияләрнең типик хаталарын һәм тайпылышларын тикшерү» дигән районара фәнни-гамәли конференция узачак. Конференция эшендә Арча, Биектау, Саба, Теләче, Балтач, Кукмара, Әтнә, Питрәч районнарының табиблары катнашачаклар. Конференциянең максаты – әлеге рекомендацияләрнең төп нигезләмәләрен тәкъдим итү, клиник очракларны тикшерү.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, соңгы 3 ел эчендә үпкәнең озакка сузыла торган обструктив авыруына караш үзгәрде, бронхиальной астма буенча рекомендацияләр җитди яңарышлар кичерделәр. Пневмония темасы аерым яңгырашка ия, чөнки әлеге авырудан госпитализация һәм үлүчеләр саны артыннан контроль сәламәтлек саклау федераль органнарының даими контроле астында тора. Конференция өзлексез медицина белеме бирүнең федераль системасында аккредитация үткән.