Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәме хезмәтенең табиблары 7064 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәме хезмәтенең табиблары 7064 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1377 чакыру. Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм медиклары 967 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәте урыннарына – 42 тапкыр. Шул ЮТҺдә 42 кеше зыян күрде, 37 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 95 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5310 чакыру башкарылган, шул санда миокард инфарктларына – 65  һәм баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуларына – 199 туры килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International