2 июльдә Арчада «Пульмонология: рекомендацияләрнең типик хаталарын һәм тайпылышларын тикшерү» конференциясе узачак

2018 елның 9 июне, шимбә

2018 елның  2 июлендә Арчада «Пульмонология: рекомендацияләрнең типик хаталарын һәм тайпылышларын тикшерү» дигән районара фәнни-гамәли конференция узачак. Конференция эшендә Арча, Биектау, Саба, Теләче, Балтач, Кукмара, Әтнә, Питрәч районнарының табиблары катнашачаклар. Конференциянең максаты – әлеге рекомендацияләрнең төп нигезләмәләрен тәкъдим итү, клиник очракларны тикшерү.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, соңгы 3 ел эчендә үпкәнең озакка сузыла торган обструктив авыруына караш үзгәрде,  бронхиальной астма буенча рекомендацияләр җитди яңарышлар кичерделәр. Пневмония темасы аерым яңгырашка ия, чөнки әлеге авырудан госпитализация һәм үлүчеләр саны артыннан контроль сәламәтлек саклау федераль органнарының даими контроле астында тора. Конференция өзлексез медицина белеме бирүнең федераль системасында аккредитация үткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International