ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2018 ел
җомга

Яр Чаллы 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең офтальмология бүлеге шәфкать туташы Дания Галләмова «Сабантуй гүзәле – 2018» шәһәр конкурсында «Иң зифа кыз» исеменә лаек булды. 25нче юбилей конкурста 18 яшьтән башлап 25 яшькә кадәр булган унбер кыз катнашты. Сара Садыйкова  исемендәге концерт залының сәхнәсенә татар телен камил белүче уку йортларының студенткалары, шәһәр оешмаларының һәм предприятиеләренең хезмәткәрләре чыктылар. Конкурсның финалына хәзерләнгәндә кызлар белән режиссер, вокал, хореография, сәхнә сөйләме, модель сәнгате буенча укытучылар, модельерлар һәм визажистлар эшләделәр. Һәр катнашучы аерым номинациядә җиңүче булды.

 

 

Ел саен татарстан радиостанцияләре белән берлектә Республика медицина профилактикасы үзәге туганнан башлап бер яшькә кадәр балаларны имезеп үстерүче яшь әниләр арасында конкурс үткәрә. Әлеге конкурсларны үткәрүнең төп максаты булып, баланың тулы үсеше һәм  киләчәктә аның сәламәтлеген саклау өчен имезеп үстерүнең файдасы турында булачак әниләргә хәбәр итү тора. «Болгар радиосы» радиостанциясенең эфирында конкурсның катнашучылары «Имезеп үстерү турында нәрсә мин беләм?» викторинасының сорауларына җавап бирделәр. Радиоконкурс җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү Республика медицина профилактикасы үзәгендә узды. Дөрес җаваплар бирүчеләрнең беренчеләреннән булып Кайбыч районыннан Гөлназ Галиаскарова һәм Казаннан Розалия Гисматуллина булдылар. Баш табиб Римма Садыйкова җиңүчеләрне котлады һәм аларга рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар тапшырды. 


21
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә клиника эшчәнлегенең сыйфат белән идарә итү буенча Европа фондының камиллек моделе (моделе EFQM) критерийларына туры килүенә бәяләү үткәрделәр. Халыкара аудиторлар эшенең йомгаклары буенча  учреждениегә «Танылган камиллек» EFQM – 5 йолдыз сертификатын бирү турында карар кабул ителде. Исегезгә төшерәбез, КБМҮ алдагы дәрәҗәсен 2015 елның көзендә алды.

Түбән Камада Медицина хезмәткәре көнен тантаналы шартларда бәйрәм иттеләр. «Соңгы өч елда без сезнең белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау тармагының лидерлык позицияләрендә торабыз. Командада эшләвегез өчен сезнең алда баш иям», – дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга ТКМР Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Венера Рәхимова. Чарада Сәламәтлек саклау министрлыгының, Түбән Кама муниципаль районы башлыгының мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары, «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгеләре һәм «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» исеме бирелде.

Онкология диспансерының Әлмәт филиалында Онкологик пациентның мәктәбе узды. Күкәйлекнең нәселдән килгән яман шеше турында Республика онкология диспансерының химиотерапия бүлеге мөдире Суфия Сафина, табиб – онколог Гөлнара Мухамедьярова һәм тернәкләндерү бүлегенең психологы Ольга Разумнова сөйләделәр. Белгечләр хатын-кызларда онкологик авыруларның килеп чыгуының нәселдән килә торган сәбәпләрен яңгыраттылар һәм нәсел буенча мөнәсәбәттә булган куркынычлык төркеменең хатын-кызларында яман шешне кисәтү буенча диагностика чаралары буенча киңәшләр бирделәр.

Әлфия Авзалова исемендәге Актаныш район мәдәният сараенда Медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды. Муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясады. Ул медицина хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре һәм һөнәри осталыклары өчен, эшләрендә уңышлар һәм нык сәламәтлек теләп, рәхмәтен белдерде. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының мактау грамоталары белән бүләкләү тантанасын Актаныш ҮРХнең баш табибы Айдар Хаев үткәрде. Бәйрәм Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең концерт номерлары белән тәмамланды.


20
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Республика кан үзәгенең белгечләре Апас үзәк район хастаханәсенең җирлегендә Донор көнен уздырдылар. Кан тапшырырга әзерлекләрен 56 донор белдерде, алар ярдәмендә 25,844 литр кан хәзерләделәр. Канны җыю һәм консервлау махсус мобиль комплекста гамәлгә ашырылды. Үзенең төп бурычыннан –донорларны кабул итүдән тыш, комплекс халыкның игътибарын көндәлек тормышта донорлык темасының көнүзәклегенә җәлеп итүгә юнәлтелгән тагын бер коммуникация коралы булып хезмәт итә.

2018 елның  20 июнендә 62нче яшендә РФнең Атказанган табибы, ТРның Атказанган табибы Евгений Александр улы Сахаров кинәт вафат булды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының хезмәттәшләре һәм хезмәткәрләре Евгений Александр улының гаиләсенең һәм дусларының кайгыларын уртаклашалар.

Евгений Александр улы Сахаров медицина фәннәренең кандидаты, югары квалификацион категориянең табибы психиатры-психотерапевты иде. 1981 елда дәвалау эше белгечлеге буенча С. В. Курашов исемендәге Казан медицина институтын кызыл диплом белән тәмамлады. Хезмәт медицина эшчәнлеген Казан шәһәр психо-неврология диспансерында табиб-интерн буларак башлады.

1993 елда Сахаров Е. А. катнашуында Россиядә беренче тапкыр ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсенең җирлегендә клиник-психологик хезмәт оештырылды, нәтиҗәдә ул Россиядә иң яхшысы дип танылды. Евгений Александр улы күп кенә табиблар өчен хезмәтне сөючәнлекнең, үзеңне даими камилләштерүнең, укымышлылыкның үрнәге иде. Ул Татарстан һәм Россия психиатриясенең үсешенә зур өлеш кертүче көчле табиблар-психиатрларның тулы бер плеядасын тәрбияләде. Аның укучылары – бөтен ил буенча кирәкле профессионаллар.

Җеназа 22 июнь көнне Арча зиратында узачак.

Бүген Балалар республика клиник хастаханәсенең хезмәткәрләре кечкенә пациентлар һәм аларның ата-аналары өчен «Чыгару мәктәбе» тематикасы астында танып белү чараларының циклын хәзерләделәр. Программа башында балаларга Бөек Ватан сугышының башлануына багышланган тарихи презентация күрсәттеләр, анда шәһәрләрдә һәм фронтта оккупацияләнгән кешеләрнең тормышлары турында, Туган җир өчен гомерләрен биргән  танылган ватандашлар турында сөйләделәр. Балалары инде хастаханәдән чыгарылырга әзер булган ата-аналарга БРКХ белгечләре балаларда эч кибүне төзәтү һәм бронхообструктив синдром турында сөйләделәр. Медиклар белән аралашу диалог форматында узды.


19
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән РФ Президенты Фондының гранты Татарстан Республикасында ВИЧ-йогышланганнар өчен «Пациентлар мәктәбе» эшенең географиясен киңәйтте. Казаннан тыш, проект Чаллыда, Әлмәттә һәм Бөгелмәдә эшли башлады. ВИЧ-йогышланганнар өчен «Пациентлар мәктәбе» комплекслы медик-социаль хезмәтне үз эченә ала һәм Республика СПИД үзәгенең коммерциячел булмаган оешмалар белән хезмәттәшлеге карамагында үткәрелә. Чаралар ВИЧ-йогышланганнарда антиретровируслы терапиягә бирелгәнлекне булдыруга һәм терапияне рөхсәтсез туктатуның дәрәҗәсен киметүгә юнәлтелгәннәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International