2018 елның 5 маеннан ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Республик клиник офтальмология хастаханәсе» ДАССУнең баш табиб вазыйфасына Динә Камил кызы Хөсәенова билгеләнде.
Бүген, кайгартучан куллы кешелер үз һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәләр, алар аркасында күбебез дөньяга килдек. Инде ике унъеллыктан артыграк рәттән 5 май Халыкара акушерлар көне (International Day of the Midwife), дип санала.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөсәм Миңнеханов казан «РСП – Яңа технологияләр үзәгенә» килеп китте. Ул – стоматология хезмәтләрен, шул санда ММИ системасы буенча дәүәт-хосусый партнерлык чикләрендә, күрсәтә торган медицина үзәге.
Колак эчендә кирәкле микрофлора саклау өчен колак сагызы кирәк. Ул колакларыбызны бозылулардан һәм төрле ялкынсынулардан саклый.
Республика клиник онкология диспансерының Төш медицина үзәгендә 5 майда 16.00 сәг. тере музыка кичәсе булачак. Диспансерның пациентлары һәм килгән кешеләр өчен халыкара һәм бөтенроссия конкурсларның лауреатлары чыгыш ясаячаклар: Н. Г. Жиганов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаучы Николай Едукин (фортепиано) һәм Н. Г. Жиганов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенты, Ф.И. Шаляпин исемендәге премия стипендиаты Дмитрий Босов (вокал).
Татарстанда гражданнарның мәсьәләләре, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында «Гражданнар мөрәҗәгате» интернет-кабул итү бүлмәсе эшли.
Быел ТКҮРКПХ сырхауханәләрендә 33 мең кеше диспансерлаштыруны үтәргә тиеш. 14 меңгә якын пациент карап тикшерүгә инде килделәр, әмма бөтенесе дә диспансерлаштыруны тәмамламаган. 143 пациентта инде яңа шешләр ачыкланган. Халыкның үз сәламәтлегенә мөнәсәбәтен үзгәртергә кирәк, авыру дәвалауга авырлык белән бирешкән чакта гына мөрәҗәгать итү гадәтен бетерергә кирәк дип, табиблар чакыралар. Исегезгә төшерәбез, әгәр диспансерлаштыруның беренче этабын узу барышында проблемалар ачыкланса, кан басымы югары булу, югары холестерин дәрәҗәсе, артык гәүдә авырлыгы, баш миенең кан әйләнеше бозылуның куркынычы булса, пациентны өстәмә карап тикшерүгә җибәрәләр.
Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау учреждениеләрендә хезмәтне саклауның көнүзәк мәсьәләләре һәм аларны хәл итү юллары» конференциясе узды. Конференциядә медицина оешмаларының хезмәтне саклау хезмәтләренең белгечләре һәм җитәкчеләре катнаштылар.
Сәламәтлек саклау учреждениеләре тарафыннан ветераннарга өстәмә медицина карап тикшерүләре үткәрелә. Контрольдә – дарулар белән тәэмин итү. Республика һәм территориаль планнарга туры китереп, истәлекле, мәдәни-масса-күләм һәм спорт чараларының медицина озатуына аерым игътибар бирелә.
Талпаннар авыр вируслы авыруларны – талпан энцефалитын һәм талпан иксод боррелиозын (Лайм авыруын) йоктыручылар булып саналалар.