ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2018 ел
дүшәмбе

«МЕГА» сәүдә үзәгендә 9 июньдә Казанда яшәүче хатын-кызлар әйдәүче татарстан онкологларынан түләүсез  консультация ала алачаклар. «Казан күкрәкнең яман шешенә каршы» дигән проект республика башкаласында бишенче тапкыр уза, һәм хатын-кызларны үз сәламәтлекләренә игътибар итәргә һәм сөт бизе авыруларына хәзерге заман диагностикасын үткәрергә чакыра.

13–15 майда Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә V Халыкара маммопластика мәктәбе узачак. Республика башкаласына Россия һәм БДБ илләренең 30 регионыннан 450 белгеч килеп җыелачак – пластик хирурглар, онкологлар, маммологлар, микрохирурглар. Реаль вакыт тәртибендә операция бүлмәсеннән сөт бизенең реконструктив-пластик һәм эстетик хирургиясе буенча күрсәтмә операцияләр, уку операция бүлмәләрендә практик дәресләр, интерактив лекцияләр сериясе узачак. Анда чит ил һәм россия экспертлары шушы юнәлештә үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак.

Бүген Чистай шәһ. ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә өч кеше зыян күрде, аларның икесе ЮТҺ урынында вафат булды. Бер зыян күргән кеше авыр хәлдә Чистай үзәк район хастаханәсенә тапшырылды.

ЮТҺ урынына Чистай шәһ. Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең 2 фельдшер бригадасы чыкты.

Казан медицина көллиятендә «Иң яхшы урта медицина һәм фармацевтик белемле белгеч-2018» һөнәри осталык конкурсының республика этабы узды. Чараны Татарстан Республикасының Шәфкать туташлары ассоциациясе  президенты Аида Сафина, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина белеме һәм аттестация бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Гөлүсә Козырова һәм Казан медицина көллиятенең директоры, м.ф.д. Зөһрә Хисамутдинова ачтылар.

Бүген Яр Чаллы шәһ. «Ветераннар өчен госпиталь» ДАССУдә Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдында традицион бәйрәм узды. Бу вакыйга учреждениенең биналарында үз сәламәтлекләрен яхшырткан сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчеләре өчен генә түгел, ләкин өлкән буын  кешеләре сәламәт булсын дип, үзләренең көчләрен һәм белемнәрен куйган бөтен персонал өчен дә аерым мөхимлекле.

Быел РКХ табибы анатомик кимчелекне төзәтү буенча уникаль методикага патент алды. Булган авыру турында хәзер яра эзе буенча гына белергә була.

Ford Sollers компаниясе «Куркынычлыксыз хәрәкәт» эксперт үзәге белән партнерлыкта социаль хезмәтләрнең машина йөртүчеләре өчен «Куркынычсыз йөртүнең Ford академиясе» укыту программасы кысаларында яңа проект турында хәбәр итәләр. Программа экспертлары 2018 елның җәй көнендә футбол буенча FIFA Дөнья чемпионаты уздырган Татарстан Республикасында ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләре өчен махсус тренинглар уздырачаклар.

2018 елның 30 апреленнән башлап 6 маена кадәр чор эчендә Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7573 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1121 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 5991 – төрле авыруларга туры килде, аларның 169 – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы һәм 43 инфаркт.


5
май, 2018 ел
шимбә

Татарстан медиклары ТР сәламәтлек салау министры Марат Садыйков башлыгында традицион шимбә өмәсендә, шулай ук «Урман утырту көне 2018» акциясендә катнаштылар.

Шимбә өмәсе Сәламәтлек саклау министрлыгында һәм Татарстанның бөтен медицина учреждениеләрендә узды. Шимбә өмәсе чикләрендә медиклар территорияне коры үлән һәм былтыргы яфраклардан чистарттылар гына түгел, әммә үсентеләр дә утырттылар.  Чыршы, каен, алмагач аллеяларын республика һәм район клиникаларның территорияләрендә утрттылар. Актив эш саф һавада төшке аш белән тәмамланды – анда кыр кухнясы оештырылган иде.

Медицина хезмәткәрләрен – БВС ветераннарын һәм тыл хезмәтчәнләрен Казанда хөрмәтләделәр. Үз тормышлары бәясе белән яралыларны коткарганнар кешеләр  истәлекләренә, ветераннар Медиклар стелласы янына чәчәкләр куйдылар.

Казан медицина көллиятендә тантаналы чарада Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Бөек Ватан сугышында Җиңүгә кертелгән өлеш өчен рәхмәт белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International