ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

5 апрельдә Республика клиник онкология диспансеры пациентлары алдында «Креатив-квинтет» дигән  халык уен кораллары ансамбле чыгыш ясаячак. Яшь музыкантлар танылган композиторлар әсәрләрен думбрада һәм баянда уйнаячаклар.

2018 елның 26 мартыннан башлап 1 апреленә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 9006 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1066 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 7354– төрле авыруларга туры килде, аларның 197 – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы һәм 72 инфаркт.


30
март, 2018 ел
җомга

Яңа бүлектә Лениногорск һәм Лениногорск районы яшәүчеләре өчен диагностик тыкшынулар (гастроскопия, бронхоскопия, колоноскопия, цистофиброскопия), һәм шулай ук дәвалау тыкшынулары (кан китү вакытында кан тамырларына полипэктомия, электрокоагуляция һәм клипирование үткәрү, пневмолитотрипсия – ташларны ваклау) үткәреләчәкләр. Элек пациентларга моның өчен Казанга һәм Әлмәткә барырга туры килә иде, хәзер мондый кирәклек бетте.

Чистайда районара конференция узды, анда гастроэнтерология авырулары белән авыручыларның үлем санын киметү мәсьәләсе турында фикер алыштылар.

Түбән Камада бер үк вакытта ике мәйданчыкта – консультатив-диагностик сырхауханәдә һәм 2нче номерлы сырхауханәдә – җәелгән  Пациентлар өчен мәктәп узды, анда шикәр диабеты, буыннар авырулары, югары технологияле операцияләр турында сөйләштеләр.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР сәламәтлек саклау министры урынында Марат Садыйков үзенең беренче әңгәмәсен бирде.

Әлмәттә сәламәтлек саклау отличнигы, медицина хезмәтенең капитаны, элек – Әлмәт ҮРХ баш табиб урынбасары Елена Иван кызы Пряхина 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Елена Иван кызы медицинага 47дән артык ел багышлады. Туган көнен уздыручыны Нефтеград сәламәтлек саклавының үсешенә кыйммәтле өлеш керткәне өчен Әлмәт ҮРХнең баш табибы Рафаэль Габдрахманов, хастаханәнең ветераннар советы рәисе Флера Галләмова, шәһәр Ветераннар советының рәисе урынбасары Надежда Царева котладылар һәм рәхмәт сүзләрен белдерделәр.


29
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Каманың спорт мәктәпләрендә «Ирләр сәламәтлеге» акциясе узды. Оешмалар тренерлары скрининглы тикшерүләрне, аерым алганда электрокардиографияне, мәни һәм сидек куыгы УТТен, кан тамырлары хирургының карап тикшерүен, биохимик кан анализын, ә 45 яшьтән өлкәнрәк ир кешеләр өчен ПСА дәрәҗәсенә тикшерүне дә уздылар. Тикшерүләрдән тыш, ТКҮРКХ баш табиб урынбасары Йөзем Хәмидуллина һәм ТКҮРКХ кан тамырлары хирургы Руслан Шакиров йөрәк-кан тамырлары авырулары профилактикасы турында сөйләделәр. Катнашучылар сораулар бирделәр һәм белгечләр киңәшләрен алдылар.

Бүген Әлмәт медицина көллиятендә «Шәфкать туташы эше» белгечлеге буенча Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының региональ этабы башланды. Ике көн дәвамында республиканың урта медицина белем бирү учреждениеләренең тәмамлаучылары үз осталыкларын күрсәтәчәкләр.

30–31 мартта Казанда «Корстон» КСКАКда (Н. Ершов ур., 1а) халыкара катнашуы белән X Россия фәнни-гамәли «21 гасырда кеше сәламәтлеге» конференциясе узачак. Ике көн дәвамында Израилдән экспертлар һәм Россия төбәкләреннән 1,5 мең белгеч – медицина учреждениеләренең эшләүче табиблары, югары һәм урта медицина уку йортлары кафедраларының укытучылары, ординаторлар һәм аспирантлар – төрле медицина юнәлешләренә багышланган 22 секция эшендә катнашачаклар, сәламәтлек саклауның көнүзәк мәсьәләләрен карап тикшерәчәкләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International