ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Иннополиста Республика клиник хастаханәсенең 2нче номерлы консультатив сырхауханәсенә Лаеш районының администрациясе башлыгының урынбасары Илгизә Тимиршина башлыгында Татарстан Республикасының Лаеш районы авыл бистәләренең башлыклары  килеп китте.

Бүген Республика клиник хастаханәсенә Саха Республикасы (Якутия) Сәламәтлек саклау министрлыгының делегациясе килеп китте. Делегация составында РС Сәламәтлек саклау министрлыгының җитәкчеләре һәм ведомствоның үзәк район хастаханәләренең баш табиблары килделәр. Җитәкчеләр Казанга  «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау» дигән 17нче Халыкара симпозиумында һәм 18нче Халыкара махсуслаштырылган «Энергетика. Ресурсларны саклау-2017» күргәзмәсендә катнашу өчен, шулай ук энергосервис контрактларын кертү һәм гамәлгә ашыру буенча һәм энергия саклау буенча гамәлгә ашырылган пректлар буенча тәҗрибә белән алмашу максатында килделәр.

Бүген 5нче номерлы шәһәр хастаханәсе стационарының офтальмология бүлеге җирлегендә югары категорияле офтальмолог, офтальмохирург Айдар Гатауллинның күчмә консультациясе узды.

17 мартта Балалар республика клиник хастаханәсендә «Кардиологиянең катлаулы мәсьәләләре» дигән  Казан педиатрия мәктәбе сәламәтлек саклау белгечләре өчен узачак. Мәктәп эшендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының балаларга медицина ярдмен һәм бала тудыруга ярдәм хезмәтен оештыру бүлегенең башлыгы Елена Игнашина катнашачак. Ул балаларда йөрәк үсешенең тумыштан килгән аномалияләрен ачыклау тактикасы турында сөйлиячәк.

Казанда наркомания ны профилактикалау һәм аның белән көрәшү мәсьәләләре буенча ведомствоара кайнар элемтә уздырдылар.

Мәскәүдә «Сәламәт бөерләр өчен сәламәт яшәү рәвеше» темасына, Бөтендөнья бөер көненә туры китерелгән, Бөтенроссия бөер көне узды. Конференциядә Республика клиник хастаханәсеннән гемодиализ бүлегенең мөдире, ТР ССМның канны чистартуның бөер тышындагы алымнары буенча баш штаттан тыш белгече  Наил Гатиятуллин катнашты.


14
март, 2017 ел
сишәмбе

ТР Уйлап табучыларының һәм рационализаторының республика советы утырышында 2016 елда Татарстан Республикасы эшчәнлегенең йомгаклары ясалдылар. 2016 елның эш нәтиҗәләре буенча «ТР ССМ РКХ» ДАССОсы Татарстан Республикасы предприятиеләре, оешмалары һәм учрежденияләре арасында тапкыр, рационализатор һәм патент-лицензион эшне иң яхшы куелыш буенча Республика смотрында фәнни-тикшеренү оешмалар арасында II урын алды. «ТР ССМ РКХ» ДАССОсы вәкилләренә диплом тапшырылды.

Әлмәттә Республика клиник офтальмология хастаханәсенең  табибы-офтальмологы Элина Минхуҗина катнашуы белән күз авыруларын профилактикалау буенча пациентлар өчен Мәктәп узды. Бу юлы сөйләшү күрү сәләтенә шикәрле диабет тәэсире турында барды.

2017 елның 13 мартыннан башлап 22нә кадәр Татарстанда туберкулез профилактикасы буенча ункөнлек уза. Ул ел саен 24 мартта билгеләнгән Бөтендөнья туберкулез белән көрәшү көненә туры китерелгән.  Бөтендөнья туберкулез белән көрәшү көне 1982 елдан башлап Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм Халыкара туберкулез һәм үпкә авырулары белән көрәшү союзы инициативалары буенча билгеләнә. 1998 елдан башлап бу көн БМОның рәсми булышлыгын алды.

Бүген 4нче номерлы «Студенческая» шәһәр сырхауханәсендә тәртипле ашау темасына сырхауханәгә килүчеләр өчен уку узды. Чараның максаты – яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International