ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2022 ел
җомга

Профессор А.Г. Ге исемендәге Республика клиник тире-венерология диспансеры хезмәткәрләре үз инициативасы белән Донецк һәм Луганск республикаларында махсус хәрби операция уздыру зонасында торучы кешеләргә һәм хәрби хезмәткәрләргә ярдәм фондына 749 569 сум җыйдылар.

Алабуга РҮХнең барлык бүлекләре Украина балалары өчен гуманитар ярдәм җыюда катнаштылар. Алабуга хастаханәсе табиблары һәм медперсоналлары сабыйларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен кирәкле барлык әйберләрне махсус пунктка китерделәр.

6 октябрьдә "Мамадыш РҮХ" ДАССУның табиб - онкологы Диланова Мария Александровна хастаханә хезмәткәрләре өчен "Октябрь-Бөтендөнья күкрәк яман шешенә каршы көрәш ае"темасына лекция үткәрде. Укуда поликлиниканың һәм стационарларның шәфкать туташлары, Мамадыш районының ФАП һәм табиб амбулаторияләреннән фельдшерлар катнашты.

Ютазы районының Урыссу үзәк район хастаханәсендә хатын-кызлар консультациясе базасында, туганчы балаларны һәм гаилә кыйммәтләрен яклау буенча гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте, шулай ук «Умиление» аналарны һәм балачакны яклау үзәге ярдәме белән, йөклеләр көненә багышланган чара узды.

Вирус 15 яшьлек малайда табылды. Бала авылда булганда зарарланган дип уйланыла.
- Инфекция кешедән кешегә күчми, шуңа күрә диагноз расланганнан соң пациентны балалар стационарында калдырганнар. Ул нефрология бүлегендә кирәкле терапия ала. Бу фонда динамика уңай.

5 октябрьдә Казан шәһәренең 20нче Шәһәр сырхауханәсенә эш визиты белән «сәламәтлек саклау өлкәсен цифрлы трансформацияләү компетенцияләре үзәге» федераль проектын координацияләү бүлегенең баш белгече Анатолий Шишкин, шулай ук ТР сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре килде.

Түбән Кама өлкән сыйныф укучыларына абортның нәтиҗәләре, контрацепциясе һәм җенси юл белән күчә торган авырулар турында сөйләделәр.
Яшүсмерләр өчен лекцияне медицина профилактикасы буенча табиб Юлия Чуданова үткәрде.

Казанда Дәрвишләр бистәсендә төзелеп килүче балалар поликлиникасында биналарның эчке бизәлешенә керештеләр. Яңа медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау»милли проектының беренчел буынын модернизацияләү программасы кысаларында төзелә.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге ВИЧ-инфекциягә аноним экспресс-тест үткәрүгә чакыра. Моны Пушкин ур., 11 адресы буенча («Сәгатьләр» һәйкәле янында) 7 октябрьдә 12дән 16 сәгатькә кадәр эшләп була.


6
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

"Демография" милли проектының "өлкән буын" Федераль проекты кысаларында Тәтеш районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру узу өчен "Тәтеш РҮХ" ДАССУ поликлиникасына илтеп бирү гамәлгә ашырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International