ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2022 ел
җомга

Казан Экспода беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча мобилизацияләнгәннәр өчен курслар башланды. ТР һәм БР сәламәтлек саклау министрлыгы оештырган курслар өч көн дәвам итәчәк. Беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә Республика клиник хастаханәсенең табиблары һәм медицина катастрофалары инструкторлары өйрәтәчәк.

Буа районы Боерган авыл җирлегенең Чуаш Саракамышы авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ул халыкка беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү буенча республика программасы буенча төзелгән.

Татарстанда йөклеләр көне беренче тапкыр билгеләп үтелә. Тәтеш РҮХ хатын-кызлар консультациясендә зур булмаган концерт һәм бүләкләр белән чын бәйрәм оештырылды.

Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ункөнлектә Республика клиник офтальмология хастаханәсе коллективы лаеклы ялга чыккан ветераннарын котлады. Аларның һәрберсе данлы хезмәт юлы үткән һәм хастаханә үсешенә зур өлеш керткән.

Казанда, 5 октябрьдә, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Россия реабилитологлар Союзының фәнни-гамәли чаралар планы нигезендә 2022 елга "Медицина реабилитациясенең һәм спорт медицинасының инновацион технологияләре. Ковидтан соң реабилитация" халыкара катнашу белән төбәкара фәнни-гамәли конференция булып узды.

ТР ССМ Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов Людмила Борисовнага эштәге күпьеллык хезмәтләре өчен «Татарстан Республикасының Мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре» медален тапшырды

Нина Васильевна Сафина табиб-физкультура диспансер коллективына 1979 елда ук килә һәм 43 ел дәвамыда дәвалау физкультурасы һәм спорт медицинасы табибы булып эшли.

Алабуга үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге һәм профкомы Алабугада травматология бүлегенең җитәкчесе Галимҗан Әхмәтшинны юбилей белән котлады.

Кама Тамагы район үзәк хастаханәсе педиатры Ходжаева Гүзәл Әнвәр кызы яшь әниләргә киңәшләр бирә: "Балада аллергия тудырырга сәләтле продуктларны беренче айларда кабул итү киңәш ителми. Бала 6 айга җиткәч, әкренләп ана диетасына өстәмә продуктлар кертә башларга мөмкин".

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Биектау районында булып, яңа ачылган Әлдермеш авылындагы яңа фельдшер-акушерлык пунктының эшен бәяләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International