ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2022 ел
җомга

Грипптан һәм аның өзлегүләреннән саклануның иң эффектив һәм арзан чарасы хәзерге вакытта - прививка.

Аксубай үзәк район хастаханәсендә Кама аръягы округы муниципаль районнары халкына хирургик медицина ярдәме күрсәтүне оештыру мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә узды.

Ярты ел инде Яр Чаллы шәһәре Сугыш ветераннары госпитале стационарында реабилитация узучы пациентлар, барлык сәламәтләндерү чараларына өстәп, республикабызда эшләнгән уникаль тренажерларда шөгыльләнәләр.


15
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССУ хезмәткәрләре яңа коронавирус инфекциясеннән ревакцинация һәм гриппка каршы вакцинация узды.

Республика кан үзәгендә "Пациентлар өчен куркынычсыз кан компонентлары!" донор акциясе узды.
Акция нәтиҗәсендә кан банкы 57 л. 150 мл тулыланды.

17 сентябрьдә Бөтендөнья пациентлар куркынычсызлыгы көне билгеләп үтелә.
Зур зыян йөген исәпкә алып, 2022нче елда Бөтендөнья пациентлар куркынычсызлыгы көненең темасы «Дару препаратларын куркынычсыз куллану» һәм аның лозунгы «Зыянсыз дарулар» дип формалаштырылды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эшче төркеме Яшел Үзән районы Осиново авылындагы төзелеш мәйданчыгында булды. Анда "Сәламәтлек саклау " илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы хисабына күп профильле поликлиника төзелә.

Өч сәгать эчендә 100 кеше кан бирде. Шулай итеп, 45 литр донор канына кан банкы тулыландырылды һәм кемнеңдер гомерен саклап калдылар.


14
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

15 һәм 16 сентябрьдә 12:00-16:00 сәгатьтә барлык теләүчеләр Казан Пушкин урамы, 11 адресы буенча («Сәгатьләр»һәйкәле янында) ВИЧ-инфекциясенә бушлай, аноним экспресс-тестирование үтәргә мөмкин.

Менделеевск РҮХдә компьютер томографиясе аппаратын урнаштыру планлаштырыла. Ул «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча сатып алынган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International