Казанда «Ирләр сәламәтлеге» темасына компьютер дизайны плакатларының Республика смотр-конкурсына йомгак ясадылар.
25 һәм 26 октябрьдә Казанда V Халыкара «Сыйфатның дөнья стандарты: фикердән гамәлгә ашыруга кадәр. Лидерлар тәҗрибәсе» дигән конференция булачак. Анда АКШның дөньякүләм танылган клиникаларының вәкилләре корпоратив мәдәниятне һәм пациентларга юнәлдерүне үстерү серләре белән Россиянең әйдәүче медицина оешмаларының җитәкчеләре, баш медицина шәфкать туташлары, сыйфат бүлекләренең вәкилләре белән уртаклашачак.
12 октябрьдә Бөтен дөнья артрит белән корәш көне билгеләп үтелә. Ул халык хәбәрдарлыгы дәрәҗәсен күтәрүгә һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын борынгы авыруларның берсенә җәлеп итүгә, профилактиканың һәм иртә диагностиканың файдаларына ышандыруга юнәлдерелгән. Бу көнне терапевтлар, хирурглар, ревматологлар, дәвалау физкультурасы табиблары һәм башка белгечләр форумнарда җыела, консультацияләр, лекцияләр үткәрәләр һәм буыннар белән бәйле авырулар килеп чыгу куркынычы турында кисәтәләр.
Казанда Балалар республика клиник хастаханәсе психологик бүлегенең ачылуы көненнән 25-еллыгына багышланган II фәнни-гамәли «Балачак психологиясенең көнүзәк мәсьәләләре» дигән конференция уза. Татарстан һәм Россия Сәламәтлек саклау системасының профильле белгечләре, дәүләт һәм коммерция оешмаларының вәкилләре фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре һәм балачак психологиясе өлкәсендә гамәли тәҗрибә белән алмашачаклар.
Түбән Кама медицина көллиятендә аппарат массажына багышланган ачык дәрес узды. Медицина массаж белгечлеге буенча белем алучы күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгән студентлар өчен лекция-диалог формасында дәресне Уфадан килгән тәҗрибәле укытучы, үзендә дә күрү мәсьәләләре булган Владимир Ангариков үткәрде.
Казан шәһәренең 7нче Шәһәр сырхауханәсендә шикәрле диабет вакытында күзләр авырулары буенча пациентлар мәктәбе узды. Офтальмологик өзлегүләр турында Республика клиник офтальмологик хастаханәсенең табибы-офтальмологы Элина Минхузина сөйләде.
Балалар урологиясендә-андрологиясендә сидек-җенес системасы авыруларын хирургик коррекцияләүнең аз инвазив технологияләре актив кертелә. Идел буе федераль округында Балалар республика клиник хастаханәсе җирлегендә профессор Әкрамов Н.Р. җитәкчелегендә хирургия бригадасы ике яклы рефлюкслаучы уретронефроз белән 6-айлы баланың ике яктан да сидек юлларын пневмовезикоскопик реимплантацияләнүе эшләде. Операция уңышлы узды. Хәзерге вакытта бала стационардан дәвалауның амбулатор этабына чыгарылган.
Республика клиник хастаханәсендә «Көзге вакыт...» дигән хәйрия концерты узды. Бәйрәм «Яхшылык бүләк ит» өлкән кешеләрнең ун көнлегенә туры китерелгән. Клиниканың ветераннары, пациентлары һәм хезмәткәрләре алдында Татарстан Республикасының атказанган артистлары – Кузьминнар гаиләсе һәм «Болакта» яшьләр театрының артисты Ришат Эргашев чыгыш ясадылар.
Медицина һәм сәламәтлек саклауның көнүзәк мәсьәләләре турында 23нче Халыкара махсуслаштырылган «Сәламәтлек индустриясе. Казан» күргәзмәсендә фикер алыштылар. Күргәзмәнең беренче көнендә халыкара катнашуы белән Бөтенроссия фәнни-гамәли «Ультратавыш диагностикасында хәзерге заман юнәлешләре» конференциясе узды. Чара оештыручыларының берсе булып Республика клиник хастаханәсе чыкты.
Түбән Камада шәһәр дәрәҗәсендә бөтен сәламәтлек саклау учреждениеләре, шул санда Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе һәм Ашыгыч медицина ярдәме станцисе катнашуында махсус команда-штаб өйрәнүләре узды. Өйрәнүләрдә Түбән Кама районының эвакуация органнары һәм гражданнар оборонасы хезмәтләре җәлеп ителде.