ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 24–26 августында Казанда травматологлар-ортопедларның VI Евразия конгрессы узачак. Конгресс Бөтен Россиядән, шулай ук Беларусьтән, Казахстаннан, Кыргызстаннан һәм Узбәкстаннан травматология һәм ортопедия өлкәсендә әйдәүче белгечләрне җыячак. Шулай ук Бөек Британия, Германия һәм Словакия экспертлары чыгыш ясаячаклар.

2017 елның 14 августыннан башлап 20 августына кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7379 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1466 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 5607– төрле авыруларга, шул санда 177 инсультка һәм 79 инфаркта туры килде.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дигән республика хәйрия акциясе чикләрендә булачак беренче класс укучылары бөтен мәктәп кирәк-яракларын алдылар.  Сәламәтлек саклау идарәсенең һәм район медицина оешмаларының профсоюз оешмалары мохтаҗ булган гаиләләргә матди ярдәм күрсәтүне оештыручылар булып чыктылар.


18
август, 2017 ел
җомга

Татарстанда мәсьәләләр, шикаятьләр һәм гражданнарның тәкъдимнәре буенча «Халык тикшерүе», ТР сәләмәтлек саклау Министрлыгының бердәм тәүлек буе эшли торган «кызу линия» телефоны, шулай ук интернет-кабул итү бүлмәсе сәләмәтлек саклау Министрлыкның сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә эшлиләр.

Иннополис шәһ. Медицина үзәгенә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм медицинадагы яшь галимнәрнең «RE:Search» дигән  Халыкара конгрессының экспертлары килеп киттеләр. Кунакларны Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Гайфуллин озатып барды. Конгресс эксперларын Медицина үзәге эшенең төп юнәлешләре белән таныштырдылар, пациентларга медицина ярдәмен күрсәтү алгоритмын күрсәттеләр. Визит барышында, Адел Вафин һәм республика кунаклары дәвалау реабилитациясе бүлегенә,   консультатив-диагностик блокка һәм ашыгыч ярдәм бүлегенә килеп киттеләр.

Татарстан Республикасы бюджетыннан социаль-әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга (түбәндә КБО) субсидияләр тапшыру буенча конкурс 2017 елның 8 августыннан №565  «Татарстан Республикасы бюджетыннан социаль-әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга конкурс нигезендә субсидияләр тапшыру бунча Тәртипне раслау турында» дигән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган Тәртипкә туры китереп ике юнәлеш буенча уздырыла.


17
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

6 ай нәтиҗәләре буенча халыкның билгеле төркемен өстәмә диспансерлаштыру чикләрендә Түбән Кама иртә стадияләрдә онкологик авыруларны ачыклау буенча беренче урын алды. Диспансерлаштыру чикләрендә  иртә стадияләрдә төрле шешләр 130 Түбән Камада торучыда ачылды. Хәзер алар өстәмә тикшерү узалар.

Яр Чаллы шәһ. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең белгечләре Самарадан коллегалары белән эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Самарадан белгечләр визитының максаты – күп профильле стационарның уңай эш тәҗрибәсен һәм принципларын өйрәнү, аның техник җиһазландыруы.

Медицинадагы яшь галимнәрнең «RE:Search» дигән II Халыкара конгрессы бүген  Иннополис шәһәрендә ачылды. Чарада – Россиядән һәм БДБ илләреннән 250 артык яшь белгеч катнаша. Экспертлар –   сәламәтлек саклау өлкәсендәге АКШнан, Бөек Британиядән, Германиядән һәм Россиядән әйдәүче белгечләр.

Бүген Теләче районында «Кан бүләк итеп – үлемнән коткарасың» дигән донор акциясе үтте. Акциядә 70 артык кеше катнашты. Донорлар кан банкын 34 литрга тулыландырдылар. Теләче медиклары донорларга рәхмәт белдерделәр. Хәзерге вакытта хәзерге заман медицинасында авыручыларны үлемнән коткару өчен инновацион технологияләрне, яңа буын препаратларын файдаланалар, ләкин авыручыларны коткару өчен кирәкле кан запасларын,  донорлардан алудан тыш, алыштырырга яки тутырырга бер ни дә юк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International