Бүген 00.37 сәг. Зәһ шәһәрендә, Әлмәт шәһәре ягыннан керү урынында ЮТҺ булды. Шәһәрара «Самара – Ижевск» автобусы кюветка аударылу нәтиҗәсендә иртәнге 6.30 сәгатькә хәл буенча 28 кеше зыян күрделәр, алар арасында 13 кеше, шул санда ике бала, ЮТҺ урынында һәлак булды.
Бүген 00.37 сәг. Зәһ шәһәрендә, Әлмәт шәһәре ягыннан керү урынында, ЮТҺ булды. Шәһәрара «Самара – Ижевск» автобусы кюветка аударылу нәтиҗәсендә алдынгы мәгълүмат буенча 23 кеше зыян күрде, алар арасында 10 кеше, шул санда ике бала, ЮТҺ урынында һәлак булды.
Узган кич Мамадыш районында Волга М-7 ФАЮның 971 км-да ЮТҺ булды. 2 җиңел автомобиль бәрелешүе нәтиҗәсендә 5 кеше, шул санда 1 бала, зыян күрде. Бер зыян күргән хатын-кыз авыр хәлдә һәм дүрт кеше (шул санда бала) уртача авыр хәлдә Мамадыш үзәк район хастаханәсенә тапшырылды.
Узган кич Югары Ослан районында, Казан – Ульяновск трассасында, Рус Маматкозино авылы янында, ЮТҺ булды. Фура һәм җиңел автомобиль бәрелешүләре нәтиҗәсендә ЮТҺ урынында 4 кеше һәлак булды. ЮТҺ урынына Югары Ослан үзәк район хастаханәсенең 1 фельдшер ашыгыч медицина ярдәме бригадасы чыкты.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская, ТР Дәүләт советының рәис урынбасары Римма Ратникова һәм хастаханәнең баш табибы Марат Садыйков озатуларында кунак клиниканың стратегик бүлекләрен карап чыкты, шулай ук журналистларның сорауларына җавап бирде.
Үлүчеләр саны структурасында йөрәк һәм кан тамырлары авырулары күпчелегенең тәшкил итүе дәвам итә. Инфарктның, инсультның беренче билгеләре турында һәм ашыгыч ярдәм хезмәтен качан чакырырга кирәк турында бүген Яр Чаллыда пресс-конференциядә Яр Чаллы буенча Сәламәтлек саклау идарәсәнең баш штаттан тыш белгече-кардиологы Наилә Станиченко һәм Яр Чаллы буенча Сәламәтлек саклау идарәсәнең баш штаттан тыш белгече-неврологы Шамил Мусин сөйләделәр.
Бүген Казанда «В.М. Бехтерев мәктәбе: чыганактан хәзерге заманга кадәр» дигән фәнни-гамәли конференция ачылды. Анда 200 артык фәнни хезмәткәр һәм табиб – Россиядән психиатрлар и психотерапевтлар катнашты. Докладчылар булып Германиядән һәм Израильдән психиатрия өлкәсенең белгечләре чыктылар.
Казанда Идел буе Федераль округында перинаталь һәм акушер-гинекология ярдәмен оештыруның анализына багышланган Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының күчмә кинәшмәсе булды. Киңәшмәне Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Балаларга медицина ярдәмен күрсәтү һәм бала тудыруга ярдәм итүче хезмәт департаментының директоры урынбасары, м.ф.д., профессор Олег Семен улы Филлипов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Альберт улы Осипов уздырдылар.
Бүген Республика клиник хастаханәсенә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Балаларга медицина ярдәме һәм бала табуга ярдәм итү хезмәте департаментының директоры урынбасары, м.ф.д., профессор Олег Филиппов РКХнең Перинаталь үзәгенә килеп китте. Визит Казанда бүген узган «Регионда акушер-гинекологик һәм перинаталь ярдәм оештыруның көнүзәк мәсьәләләре» киңәшмәсе чикләрендә булды.
Бүген Җәрәхәтләнүне һәм терәк-хәрәкәт аппаратының авыруларын профилактикалау елы чикләрендә Республика медицина профилактикасы үзәге җирлегендә җәрәхәтләнүне һәм терәк-хәрәкәт аппаратының авыруларын профилактикалау темасына Республика плакатлар конкурсының икенче туры йомгакларын ясадылар.