2017 елның 30 июнендә Казанда халыкара катнашу белән академик Владимир Михаил улы Бехтеревның туган көненнән 160-еллыгына багышланган «В.М. Бехтерев мәктәбе: чыганактан хәзерге заманга кадәр» дигән Россия фәнни-гамәли конференциясе булачак.
Бүген Россия ФМБАның җыелма медицина отрядын Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Отряд әгъзалары Мактау грамоталарын Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов кулларыннан алдылар.
Яшел Үзәндә шәһәрнең 85-еллыгына багышланган яшьләр, спорт һәм ММЧ бәйрәме узды. Бәйрәм чикләрендә «Яшел Үзәннең иң яхшы яшь табибы» конкурсының йомгакларын ясадылар. Бу исем өчен Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең 14 яшь белгече көрәште.
Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсендә психолог-консультант Татьяна Савельева җитәкчелегендә «Команда оештыру һәм тойгылар, стресс һәм низаглар белән идарә итү» темасына ике көнлек тренинг узды.
Бүген «Энергопрогресс» инженер үзәге җирлегендә медицина оешмаларында хезмәт шартларын махсус бәяләүне уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров һәм республиканың медицина оешмаларының вәкилләре катнаштылар.
Яңа туган балаларны яхшы тәрбияләү белән сәламәтләндерү өчен кирәкле 5 электр суыргычны Түбән Кама шәһәренең перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсенә бүләккә Милли хоккей лигасының уйнчысы, хастаханә дусты Наил Якупов тапшырды. Бу инде оешмага спортчы зур булышлык күрсәткәннең беренче очрагы түгел. Элегрәк «Нефтехимик» хоккей клубы буенча коллегалары белән бергәләп Наил Якупов Балаларны яклау көненә багышлаган бәйрәмдә катнашты. Анда һәр кечкенә пациент хоккеист кулларыннан бүләк алды.
Казанда FIFA Генераль сәркатибе Фатма Самура «Җиңү өчен тест. Test to Win» мәгълүмат үзәгенә килеп китте. Татарстан башкаласына тарихта беренче ФИФАның хатын-кыз-генсәркатибе «Ышаныч исеменә футбол» дигән форумда катнашу өчен һәм Конфедерацияләр кубогының Португалия – Чили ярым финал матчына бару өчен килде.
Казанда ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе 3нче дәвалау корпусының пациентлары өчен зарарсыз уен мәйданчыгы ачылды.
Узган кич Зәй районында Яр Чаллы–Әлмәт а/ю 51нче км-да ЮТҺ булды. Ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде, аларның өчесе ЮТҺ урынында вафат булды. 1 зыян күргән кеше авыр хәлдә һәм 1 зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә Зәй үзәк район хастаханәсенә тапшырылдылар. ЮТҺ урынына Зәй ҮРХнең 2 фельдшер бригадасы чыкты.
Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә Татарстанның Кама аръягы регионында яңа булган бронхоскопиянең методикасын керттеләр – рентген-навигациясе астында үпкәләрнең периферик шешләренең трансбронхиаль биопсиясе.